22 июнь 2016 яңалыклары
-
22 июнь Хәтер көнендә Теләче авылында Мәңгелек ут янында мәтам митингы булып узды
Бүген, 22 июнь көнне, Теләче авылы үзәгендә Мәңгелек ут янында Хәтер көне уңаеннан мәтам митингы булып узды. Билгеле булганча, 1941 елның 22 июнь иртәсендә нацистлар Германиясе гаскәрләре безнең дәүләткә басып керәләр. 1945 елның 9 маена кадәр барган дәхшәтле Бөек Ватан сугышы шулай башланып китә. Сугыш безгә бик күп корбаннар алып...
-
Уку йортына кергәндә медицина белешмәсе кирәк булмаска да мөмкин
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы югары уку йортларына кергәндә медицина белешмәсе соралу таләбен кире кагучы тәкъдим әзерли башлаган. Бу хакта идарә тармагының рәсми вәкиле Олег Салагай җиткергән. Аның сүзләренчә, уку йортына кергәндә медицина белешмәсе, ел саен диспансеризация үткәрелгәнлектән, мөһимлеген югалтты. Чөнки диспансеризация кысаларында балалар һәм үсмерләрнең сәламәтлеге күзәтү астында була. Әлеге...
-
Бүген, 22 июнь - Бөтендөнья хәләл көне
22 июнь - Бөтендөнья хәләл көне. 2013 елдан башлап мөселманнар аны Рамазан аеның 17 нче көнендә уздыра. Шул уңайдан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте "Хәләл" комитеты бүген "Казан Арена"да узачак IV Республика ифтары кысаларында махсус акция уздыра. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте җиткерде. "Мин хәләл генә ашыйм!" дип исемләнгән акциядә хәләл...
-
Гөлназ Сираева яңа тапшыру алып бара башлаган
Эстрада артистлары арасында радио яки телевидениедә алып баручы булып эшләүчеләр шактый. Әйтик, Ландыш, Ильвина, Иркә, Ләйсән Гыймаева, Айрат Ильясов, Мөнир Рахмаев, Ранил Нуриев һәм башкалар. Гөлназ Сираева да Чаллыдагы "Күңел" радиосында үзен алып баручы ролендә сынап карарга уйлаган. Яңа тапшыру кемнәр турында, Гөлназга яңа һөнәре җиңел биреләме? Җырчының үзеннән сораштык....