17 июль 2016 яңалыклары
-
16 июль көнне Теләчедә хатын-кызлар арасында машина йөртү осталыгын ачыклау максатыннан "АВТОЛЕДИ-2016" исемле конкурс булып узды
16 июль көнне Теләчедә хатын-кызлар арасында машина йөртү осталыгы буенча "АВТОЛЕДИ-2016" исемле конкурс булып узды. Әлеге конкурска катнашучы хатын-кызларыбыз машина йөртүдә осталыкларын күрсәтте, юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүен исбатлады. Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүче кызыбыз - Наилә Шәйдуллина. Тәбриклибез! Сүз уңаеннан, Наилә үзенең җиңүче титулын яклый алды - узган елгы ярышта...
-
Баландыш авылында булып узган балалар Сабантуеннан зур фоторепортаж
Баландыш авылында узган җомгада янә балалар Сабантуе гөрләде. Бишенче ел рәттән узучы милли бәйрәмгә балалар гына түгел, өлкәннәр дә теләп килә. Өлкән яшьтәгеләр оныкларына көч-куәт биреп тора. Баладышның балалар Сабантуе яшь сабый үскән кебек бик тиз зурая, масштабларын киңәйтә. Ә Сабантуйга нигез салучылар бертуган абыйлы-энеле Самат һәм Рөстәм Мөхәммәтшиннар. Алар...
-
Машина йөртү таныклыгын ЮХИДИ бүлекләреннән тыш башка урында да алыштырып булачак
Тиздән республикада машина йөртү таныклыкларын ЮХИДИ бүлекләрендә генә түгел, күпфункцияле үзәкләрдә дә алмаштырып булачак. 1 ноябрьдән Россия халкы машина йөртү таныклыгының куллану вакыты чыкан яки югалткан очракта аны күпфункцияле үзәкләрдә алмаштыра алачак. Хәзергә дәүләт хезмәтләренең әлеге төре гражданнарга ЮХИДИ бүлекләрендә генә тәкъдим ителә. Күпфункцияле үзәкләрдә "права" алыштыру мөмкинлеге пәйда булуы...
-
Бүген көннең беренче яртысында һава торышының бераз бозылуы көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 17 июльдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Синоптиклар фаразлавынча, республикада иртән һәм көндезге сәгатьләрдә кыска вакытлы яңгырлар ява, яшен булу ихтималы бар. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Әмма яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәчәк. Республикада һава температурасы...