27 июль 2016 яңалыклары
-
Чулманда фаҗига: дустын коткарганнар, үзен юк...
Чистай районында 28 яшьлек ир-ат батып үлгән. Коткаручылар аның дустын үлемнән йолып калган. Бераз кәефләнеп алган яшьләр Чулман буенда ял иткән. Арадан икесе - Чистай кешеләре, су коенып алырга булган. Әмма артык ерак йөзеп кергәннәр һәм бата башлаганнар. Егетләрнең берсен генә коткара алганнар. Суга батканын коткаручылар эзли. Чыганак: sntat.ru
-
Районда урып-җыю эшләре ничек бара? Журналист тикшерүе (+фотолар)
Бу көннәрдә гел басу-кырлар, икмәк турында сөйләшә башладык. Шулай булмыйни, узган атнада игенче-механизаторларыбыз уракка төште, ләбаса. Бүген алар өчен һәр минут санаулы. Әрәмгә үткән минутлар кыйммәткә төшәргә мөмкин. Чөнки август аеның нинди буласын берәү дә әйтә алмый. Шөкер, әлеге хакыйкатьне җаваплылыгы чикләнгән "Тукаш" ширкәтеннән тыш, башка хуҗалыкларда һәм бүлекчәләрдә дөрес...
-
18 - 24 июль көннәренә Теләче районы буенча Полиция Көндәлеге
18 июль көнне Теләче авылында "Стройматериалы" кибете янында Тойота Королла автомобиле ВАЗ 2107 автомобиле белән бәрелешә һәм вакыйга урыныннан качып китә. Зыян күрүчеләр юк. Гаепле административ җаваплылыкка тартыла. Шул ук көнне Ключище авылындә яшәүче хуҗалыгыннан 20 каз югалганлыгы турында хәбәр итә. Тикшерү эшләре бара. 19 июль көнне М7 Волга юлының...
-
Ямбулат авылында бик күңелле итеп балалар Сабантуе үткәрелде
Балалар сабан туе үткәрү Ямбулатта матур гадәткә әверелде. Быел ул тагын да күләмлерәк, эчтәлеклерәк һәм бик тә оешкан төстә узды. Сабантуй булгач, милли уеннарсыз, күңел ачуларсыз буламыни ул?! Шуны гына көткәндәй, уеннар башлануын алып баручылар игълан итүгә үк, бала-чага мәйдан уртасына ашкынды. Кемдер тизрәк, авызында кашык белән йомырка куеп йөгерергә,...
-
27 июль көнне өч һәм аннан да күбрәк сыер асраучыларга саву аппаратлары өләшенде (фоторепортаж)
2013 елдан башлап районда өч һәм аннан күбрәк сыер асраган гаиләләргә саву аппаратлары бирү гадәте яшәп килә. 27 июль көнне муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов өч һәм аннан күбрәк сыер асраучы 61 гаиләгә саву аппаратлары тапшырды. 2013 елда әлегедәй ярдәм 95, 2014 елда - 60, 2015 елда 17 гаиләгә күрсәтелгән...