3 август 2016 яңалыклары
-
25 - 31 июль көннәре өчен Теләче районы буенча Полиция Көндәлеге
25 июль көнне Теләче-Әбде юлының 15 нче чакрымында ВАЗ 2115 һәм Рено Логан автомобильләре катнашында юл-транспорт һәлакәте була. Рено Логан автомобиле йөртүчесе вакыйга урыныннан качып китә. Административ беркетмә төзелә. Зыян күрүчеләр юк. 28 июль көнне Үзәк бистәсендә яшәүче ир-ат ау мылтыгын район полиция бүлегенә илтеп тапшыра. Шул ук көнне Теләче...
-
"Игенче" ширкәте хезмәт коллективы Рәхмәт хатына лаек булды. Тәбриклибез!
Күптән түгел җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" ширкәте хезмәт коллективы республикабызның үсемлекләргә химик тәрбия бирү һәм саклау Департаменты директоры, Россия фәннәр академиясе академигы, профессор Петр Чекмарев тарафыннан имзаланган Рәхмәт хатына лаек булды. Коллектив әлегедәй зур бүләккә "Татарстан" агрохимия үзәге белән хезмәттәшлек иткәне һәм хезмәткә, илгә-җиргә ихтирамлы, җаваплы булганы, иген үстерүдә ирешкән уңышлары...
-
Алдагы бер-ике көндә көчле җил, бозлы яңгыр көтелә...
Татарстан синоптиклары һава торышы бозылу турында кисәтә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе 4-5 августта Татарстанның кайбер районнарда яшенле яңгыр һәм секундына 15-20 метрга кадәр көчәючән җил булуы хакында хәбәр итә. 4 август көннең икенче яртысында һәм кич, 5 август төнендә урыны белән, аеруча республиканың көнбатыш районнарында, секундына 25...
-
"Игенче" ширкәтендә урып-җыю эшләре ничек бара? Журналист күзәтүе (+фотолар)
Бүген игенче-механизаторларның көнне-төнгә ялгап эшли торган чагы. Моны җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" ширкәтендә дә бөтен тулылыгы белән аңлыйлар. Игеннәрне суктыруда ширкәт комбайнчылары арасында беренче урында барган Фәрит Шаһиев: "Һәр минут санаулы безнең. Иртән тугызларда эш башлыйбыз һәм төнге унике, бергә кадәр суктырабыз. Чөнки һава торышы эшләргә дә, игеннәр өлгерсен өчен дә...
-
13 август көнне Теләчедә велоузыш оештырылачак
13 август көнне Физкультурачылар көне уңаеннан, Теләче авылында велоузыш оештырылачак. Ярыш 10.00 сәгатьтә район хакимияте бинасы янында башлана. Узышчыларны теркәү исә 9.30 сәгатьтә башланачак. Ярышта Теләче районында яшәүче һәркем катнаша ала. Велосипедның да нинди төрдә булуы мөһим түгел. Узыш дистанциясе - 5000 метр. Узышта катнашучылар шлемнан булырга тиеш, шлем кимәүчеләр...
-
Кемерово өлкәсендә һәлакәткә очраган Ан-2 самолеты Татарстаннан очкан булып чыкты
Элегрәк Ан-2 Новосибирск өлкәсенең Бердск шәһәреннән Красноярскига очкан дип хәбәр иткәннәр иде. 31 июльдә Кемерово өлкәсендә һәлакәткә очраган җиңел моторлы Ан-2 самолеты, ачыклыкланган мәгълүматлар буенча, һавага Краснодардан түгел, ә Татарстанның бер торак пунктыннан күтәрелгән. Бүген Ан-2 экипажы командирының туганнары аның үле гәүдәсен таныган. Самолетта яздыру җайланмалары булмаган. Тикшерү кысаларында Новосибирск...
-
Барлык кешелэр “Халык контроле”нә легаль булмаган хәмер турында хәбәр итә ала
Исегезгә төшерәбез: Татарстанда яшәүче барча кеше алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешенә каршы актив көрәшкә кушылырга мөмкин. Ник дигәндә, "Халык контроле" системасына "Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерү" дигән категория кертелде бит. "Халык контроле"нә хәбәр итү гражданлык позициясен күрсәтү, кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен җитди зыян китерүче легаль булмаган...
-
Олы Кибәхуҗа авылыннан Мисүәр абыйлар шаккаткыч чәчәкләр бакчасы ясаган
Күз явын алырлык гелбакча! Олы Кибәхуҗа авылында яшәүче Рәисә һәм Мисүәр Исмәгыйлевларның ишегалдын әнә шундый чәчәкләр патшалыгы бизи. Әлеге матурлыкны булдыруда алар белән беррәттән кызлары Зилә һәм оныклары да зур тырышлык куйган. Фотоларны сез дә карап үтегез: