5 август 2016 яңалыклары
-
Баландыш балалар бакчасы коллективын җитәкләүче Энҗе апа Насыйбуллинаның тормыш юлы турында
Исем җисем белән бәйләнештә диләр. Мөнҗия апа белән Нәкыйп абый уртанчы кызларына Энҗе диеп исем кушканда, бу хакта ни уйлаганнардыр, белмим. Энҗе сүзе Көнчыгыш халыкларында бәхет юлдашы, сәламәтлек китерүче затлы әйбер дигәнне аңлата икән. Бу исемнең камил, асыл энҗе, энҗе гөл, хатын кызларның энҗе кебеге дигән мәгънәләре дә бар. Әлеге...
-
Бүген, 5 август көнне, Олы Кибәхуҗа авылы мәдәният йортында Питрәч районы үзешчәннәре зур концерт куя
Бүген Олы Кибәхуҗа авылы мәдәният йортында Питрәч районы үзешчәннәре зур концерт программасы белән чыгыш ясаячак. Тамаша 19.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.
-
Татарстанда барлык мәйданнарның 50 процентында урак тәмамланды
Бер гектардан уңыш 29,4 центнер тәшкил итә. 4 августка 748,4 мең га мәйданнарда бөртеклеләр һәм кузаклы культуралар җыеп алынган, бу планның 50 проценты дигән сүз. Барлыгы 2,2 млн тонна икмәк суктырылган. Бер гектардан уртача уңыш гектарыннан 29,4 центнер тәшкил итә. Эшләренең югары темпта оештырылган булуы көн саен 50 мең га...
-
Соңгы ярты елда Татарстанда бәяләр үскән
2016 елның июлендә Татарстанның кулланучылар базарында бәяләр 0,6 процентка арткан. Идел буе федераль округының 14 регионы арасында Татарстан Республикасы бәяләрнең иң аз үсеше критерие буенча бишенче урында тора. Удмуртиядә җиде айда бәяләр 1,8% үскән, Саратов өлкәсендә бу күрсәткеч 2,2% тәшкил итә, Мордовиядә - 2,3%, Оренбург өлкәсендә 2,5%. Бәяләрнең үсүе иң...
-
Казан-Чиләбе автобусы зур һәлакәткә очраган
Автобуста 38 пассажир булган. Апаларында зыян күрүчеләр дә бар. Һәлакәт Башкортстан юлында була. Казан-Чиләбе маршруты буенча юл тоткан пассажир автобусы каршы як полосасына чыгып, йөк машинасы белән бәрелешә. Интертат
-
Һәлакәттән соң машинаны урлап киткәннәр
Чаллыда "Опель Астра" машинасын урлаганнар. Әлмәт кешесе Чаллыда булган юл һәлакәтеннән соң, машинасын «Леруа Мерлен» парковкасында калдырып торган була. Машина үзе йөрерлек хәлдә булмаган. Аны авыр техника ярдәмендә урлаганнар дип фаразлана. Хәзерге вакытта урлау факты буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү эше дәвам итә. Интертат