8 август 2016 яңалыклары
-
Уку мәҗбүри: Тактамыш авылында яшәүче фермер Гайфуллинар янында кунакта (фоторепортаж)
Тактамыш белән Теләче арасы 38 чакрым, димәк, Теләче халкы ул якларга еш барып чыкмый, ул тирәләрдә ниләр булып ятуын, нинди кешеләр яшәвен белеп бетерми. Сезне районыбызның иң ерак авылларындагы тормыш, авыл кешеләре белән таныштыру максатыннан без Тактамыш авылына барып кайттык. Биредә бик күпләргә үрнәк булырлык уңган гаилә - Ләйлә һәм...
-
5 август көнне "Алан" ширкәтендә семинар-киңәшмә булып узды
5 август көнне җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәте базасында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, агрономнар катнашында семинар-киңәшмә булып үтте. Муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов җитәкчелегендә узган киңәшмәдә сүз урып-җыю эшләренең барышы, көзге чәчүгә әзелек эшләре, ашлыкны җыеп алган басуларны эшкәртү кебек көнүзәк...
-
Узган җомгада Кече Кибәхуҗа авылында хисап җыены булып узды
Узган атнада авыл җирлекләрендә 2016 елның беренче ярты еллыгына хисап бирү җыелышлары башланып китте. Аның тәүгесе Кече Кибәхуҗа авыл җирлегендә үтте. Биредә Кече Кибәхуҗа авыл җирлегенең 2016 елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлеген яктыртып, җирлек башлыгы Ирек Заһидуллин чыгыш ясады. Аның хисабыннан күренгәнчә, узган ел җирлек буенча тупланган үзара салым акчасы авыл...
-
"Тюлячка" елгасы буенда баручы төзелеш эшләре турында (фотолар)
"Тюлячка" елгасы яр буйларында күләмле төзекләндерү эшләре барганын белеп-күреп торабыз. Бүгенгә ниләр эшләнгән, шуны күрсәтү максатыннан сезгә фотолар тәкъдим итәбез. Аерым алганда, узган атнада музей яныннан төшеп китә торган юлга дуга (арка) урнаштырдылар. Аны урнаштыруда Наталья Фишман да катнашты.
-
Конкурста җиңеп чыккан Теләче урта мәктәбе ишегалды фотолары
Билгеле булганча, Теләче урта мәктәбенең "Безнең уңайлы мәктәп ишегалды" проекты муниципаль районнар һәм шәһәр округларының халык социаль проектлары конкурсында җиңеп чыккан иде. Бүген бирегә килеп керүгә безне матур, чиста ишегалды каршы ала. Тирә-ягына агачлар утыртылган, брусчатка җәелгән, эскәмияләр урнаштырылган һәм, әлбәттә, чәчәкләр күзне иркәли.
-
Социалистик Хезмәт Герое Габделхак Галиевның тууына йөз ел булу уңаеннан үткәрелгән искә алу кичәсеннән фоторепортаж
Шушы көннәрдә Социалистик Хезмәт Герое Габделхак Галиевның тууына йөз ел тулды. Аны район җитәкчеләре, ул чорда үзе белән бергә эшләгән хезмәттәшләре, балалары, туганнары искә алды. Узган җомгада Үзәк авылы мәдәният йортында җитәкчене искә алу кичәсе булып узды. Чарада район башлыгы аппараты җитәкчесе Илдар Мөбинов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр...