11 август 2016 яңалыклары
-
11 август 2016 - 06:54«Татарстан гүзәле» җиң сызганып комбайнда эшлиМатур кызлар кыйммәтле кибетләрдә затлы күлмәкләр генә сайлап йөри дип уйласагыз, ялгышырсыз. Кырда... комбайн штурвалы артында да очратып була аларны. Ышанмасагыз, Алексеевск районының «Алга» хуҗалыгына барып карагыз. Анда комбайнны чып-чын «Татарстан гүзәле» («Мисс Татарстана») йөртә. 22 яшьлек Ләйлә Вәлиуллина җиң сызганып ирләр эшенә алынган. Быел комбайнда инде алтынчы сезонын эшли...
-
11 август 2016 - 06:47Татарстанда корт тешләгән ир сукыраеп, тавышын югалтканБу хәл Мамадыш районында була. Машинада барган вакытта бер ирне билгесез корт тешли. Шуннан соң, йөртүченең хәле начарая, күзе сукырая һәм тавышы югала. Иргә элеккеге хәләтенә кайтыр өчен берничә көн хастаханәдә ятып чыгарга туры килә. Табиблар ярдәме белән ул савыгып аякка баса. Табиблар ирне нинди корт - умарта кортымы, шөпшәме,...
-
11 август 2016 - 06:39Җырчы Алсу өченче тапкыр әни булды. Малаена нинди исем кушканнар?Җырчы Алсу чит илдә - Израильнең Тель-Авив шәһәрендә өченче баласын - малай тапты. Балага Рафаэль дип исем биргәннәр. Сабыйны дөньяга китерү Алсуга 12 мең долларга төшкән. Бу бәягә табиб хезмәте, массаж, ике бүлмәле VIP-палата һәм шәхси шәфкать туташы хезмәте кергән. Җырчы икенче кызы Микелланы да нәкъ шул клиникада тапкан булган....
-
11 август 2016 - 06:22Мошенниклар татарстанлыларга 370 млн сумлык зыян салганШуларның 62 млн сумы телефон һәм интернет аша салынган. Мошенникларның күпчелеге республикадан читтә икән. Алар җинаять кылганнан соң СИМ-карталарны ташлыйлар.Мондый төр җинаять очраклары Самара, Новосибирск, Мәскәү, Краснодар, Ростов кебек калаларда киң җәелгән. Андагы җинаятьчеләр Татарстанга да килеп киткәлиләр. Мошенниклар тозагына эләгүчеләрнең күбесе моны танымый һәм полициягә мөрәҗәгать итми. Ләкин хокук...
-
11 август 2016 - 06:14Самолет янганда исән калган Һиндстан кешесе 1 млн доллар отканМөхәммәт Бәшир Абдул Хәдәр исемле Һиндстан кешесендә бер атна эчендә ике мәртәбә бәхет елмая. Һиндстаннан килгән пассажир самолеты Дубайда утырганда яна башлый. Бәхеткә пассажирларга зыян килми. Әлеге кешегә беренче мәртәбә бәхет шунда елмая. Инде Дубайдан кире Һиндстанга очкан вакытта, бу кеше бәхетен икенче тапкыр сынап карарга була һәм аэропортта лоторея...
-
11 август 2016 - 05:57Казанда Болакка төшеп киткән машинаны чыгардыларКичә машина йөртүчеләр юл бүлешә алмау сәбәпле, Киа машинасы Болакка төшеп каплана. Машина йөртүче үзе исән-сау. Шаһитләр әйтүе буенча, әлеге машинаны юлдан кысырыклап төшергәннәр. Машинаны соңрак Болактан тартып чыгарганнар. Машинага бик каты зарар килгән. Ул ярымҗимерек хәлдә. Интертат