16 август 2016 яңалыклары
-
Теләчелеләр, белеп торыгыз - бүген Казанның Вьетнам базары яңадан ачыла
Базарны төзекләндерү 250 млн сумга төшкән. 2014 елда янгын вакытында зыян күргән базар кабат эшли башлаячак. Яңа бинаны бер катлы, уңайлы чыгу юллары һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләренә тулысынча туры килерлек итеп төзегәннәр. Интертат
-
Чаллы шәһәрендә әйләнеп капланган йорт төзеләчәк
Чаллы яр буенда SunDale клубы янында үзенчәлекле йорт төзергә планлаштыралар. Ул әйләндереп капланган бинаны хәтерләтәчәк. "Майтек-Изолюкс" компаниясе директоры Евгений Сушков әйтүенчә, аның проекты якын арада шәһәр советы утырышында каралырга тиеш. Интертат
-
15 август көнне узган район ветераннар Советы конференциясеннән ЗУР ФОТОРЕПОРТАЖ
15 август көнне район мәдәният йортында район ветераннар Советының чираттагы хисап-сайлау конференциясе булып үтте. Муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, республика Ветераннар Советы рәисе Хәбир Иштирәков, Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар Марат Бариев, Иршат Минкин катнашында узган җыенда иң элек узган бишеллыктагы эшчәнлекләренә район ветераннар Советы рәисе Мансур Газизов нәтиҗә...
-
Чираттагы сертификатлар ияләренә тапшырылды
һәр өч көн саен урак батырларына акчалата сертификатлар брелеп барыла. Аның чираттагыларын ияләренә 12 август көнне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсн җитәкчесе Ралиф Низамедтинов тапшырды. Бүген район җитәкчелеге игенче-механизаторлар алдында зур максат - аяз көннәрнең бер генә сәгатен дә бушка исраф итмичә, урып-җыюны вакытында төгәлләү бурычын куя.
-
Бүген район җитәкчелеге, оешмалар җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм район халкы "Тюлячка" елгасы буена өмәгә чыкты
"Тюлячка" елгасы көннән-көн матурлана, төзекләнә бара. Бүген районыбыз башлыгы Илдус Зарипов, үрнәгендә оешма-предприятияләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, район халкы бердәм рәвештә янә елга буена өмәгә чыкты