19 август 2016 яңалыклары
-
19 август 2016 - 17:2019 август көнне Казаклар авылыннан Мәймүнә әбигә 90 яшь тулды. Тәбриклибез!Бүген, 19 август көнне, Казаклар авылында яшәүче Мәймүнә әби бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны әлеге бәйрәме белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альфред Шәйдуллин, районның халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Нияз Мортазин, Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Ирек Заһидуллин тәбрикләделәр һәм Россия Федерациясе...
-
19 август 2016 - 12:29Ата-аналар гозере: Теләченең газ идарәсе янындагы уен мәйданчыгын яңарту кирәкТеләче газ идарәсе янындагы уен мәйданчыгы балалар тавышыннан һәр көн шау-гөр килеп тора. Якын-тирәдә яшәүче гаиләләрнең балаларына башка җирдә уйнарга урын юк. Әмма әлеге мәйданчыктагы таучык һәм карусель искергән, тузган, балалар сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра. Шул тирәдә яшәүче ата-аналар безгә менә шундый зарларын җиткерде. Киләсе 2017 елга әлеге мәйданчыкны яңарту...
-
19 август 2016 - 11:58Суда батуга эссе көннәр гаеплеме?Җәй артык кызу булгангамы, башка сәбәплеме, быел суда батып үлүчеләр саны күп булды. Узган ел суда 72 кеше (5 бала) батып үлсә, агымдагы елда 81 (10 бала!) үлем очрагы теркәлгән. Яши генә башлаган балаларның якты дөнья белән хушлашуы аеруча йөрәкне телгәли. Ә эссе көннәр әле дәвам итәчәк, димәк, халык янә...
-
19 август 2016 - 11:50Татарстанда теплоход көймә белән бәрелешкәнБалыкка чыгып киткән ирләр фаҗигага дучар булган. Васильево бистәсеннән ерак түгел бер урында балык тотып утыручы көймәгә теплоход бәрелә. Нәтиҗәдә, көймә әйләнеп каплана, ирләр су астында кала. Теплоход йөртүче туктап торуны кирәк санамый, юлын дәвам иттерә. Бәхеткә, ирләрне ярдагы коткаручылар күреп ала. Шулай итеп алар котылалар. Әлеге хәл буенча тикшерү...
-
19 август 2016 - 11:35Президент Татарстан мәктәпләренә 78 яңа автобус тапшырдыАлар барысы да республика бюджеты акчасына сатып алынган. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген яңа уку елы уңаеннан оештырылган чараларга Лаеш районы Усад авылында рәсми старт бирде. Рөстәм Миңнеханов ачкычларын тапшырган 78 автобусның 61е - "Форд". Алар барысы да республика бюджеты акчасына сатып алынган. Тагын 25 автобус федераль акчага алыначак. Интертат...
-
19 август 2016 - 10:0418 август көнне Теләче мәдәният йортында 1 сыйныфка баручы 132 балага сумка өләштеләр. Чарадан ФОТОРЕПОРТАЖ18 август көнне Теләче мәдәният йортында масштаблы һәм куанычлы чара узды - быел 1 сыйныфка укырга керәчәк сабыйларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган сумкалар бүләк иттеләр. Балаларга портфельләрне Татарстан Республикасы юл төзелеше һәм транспорт министры Ленар Сафин, "Газпром Трансгаз Казан" җәмгыяте вәкиле Айрат Зиннуров һәм районыбыз башлыгы Илдус Зарипов тапшырдылар. Чара музыкаль...
-
19 август 2016 - 05:5923 август көнне ТР Дәүләт Советы депутаты Разыя Садыйкова Теләчедә халыкны кабул итәСишәмбе, 23 август көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разыя Садыйкова Теләчедә хакимият бинасында халыкны кабул итә. Кабул итү 10.00 сәгатьтә башлана.
-
19 август 2016 - 05:46Тасмания университеты галимнәре:"Социаль челтәрнең бер зур зыяны бар"Социаль челтәрләрнең төп зыянлы үзенчәлеге шунда - аларда аккаунт тоткан кулланучылар холыкларын чынбарлыкка туры килми торган итеп күрсәтергә омтыла. Моннан тыш, социаль челтәр кулланучылары стрессларга дучар булучан һәм аларга йомыкыйлык хас, дип яза Тасмания университеты галимнәре тикшеренүенә нигезләнеп, "Российская газета". Галимнәр үткәргән тикшеренүдә 160 кеше катнашкан, алар берничә сорауга җавап...