23 август 2016 яңалыклары
-
Татарстанда 52 яшьлек ир-ат машинасы белән суга баткан
Гадәттән тыш хәл кичә - 22 августта булган. Казан - Атабай автомобиль юлында, Столбище бистәсеннән ерак түгел урында, 14 нче модель "Лада" машинасы күлгә төшә. Коткару хезмәтенә бу хакта 18:11 сәгатьтә хәбәр ителә. Коткаручылар автомобильне судан чыгарган вакытта салонда аның йөртүчесе булуы ачыклана. Столбище кешесе, 52 яшьлек ир-ат үлгән була...
-
Кичә Питрәчтә юл һәлакәте 5 кешенең гомерен өзгән
Питрәч районы биләмәсендә, М-7 трассасының 863 нче чакрымында, килеп чыккан һәлакәт турында "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчече Андрей Родыгин хәбәр иткән. Volvo җиңел автомобиле белән SCANIA йөк машинасы бәрелешкән. Башлангыч версия буенча, җиңел автомобиль каршы як полосага чыкан һәм йөк машинасына бәрелгән....
-
Җәмәгать судьясы бинасы төзекләндерелде
Җәмәгать судьясы озакламый башка чыгачак - Теләченең Совет урамында урнашкан бинага күчәчәк. Биредә төзекләндерү эшләре инде төгәлләнеп килә. Хәзер бина тирәсендәге биләмәләр тәртипкә китерелә.
-
"Тюлячка" елгасы буендагы парк - берәүләр төзи, икенчеләр җимерә
26 август көнне "Тюлячка" елгасы буендагы паркның быел сафка бастырылган өлешен ачу тантанасы булачак. Чарага Казаннан да дәрәҗәле кунаклар килүе дә көтелә. Бүген әлеге паркны төзү эшләре зур тизлектә бара. Бүген дә биредә паркны төзекләндерү өмәсе оешкан төстә узды. Парк инде ачылышка әзер, диярлек. Эскәмияләр куелган, юллар салынган, баскычлар, елга...