Район хуҗалыкларында бөртекле һәм кузаклы культураларны урып-җыю эшләре төгәлләнеп килә. Аның соңгы гектарларын бүген-иртәгә җаваплылыгы чикләнгән "Теләче Агро" ширкәтендә җыеп алачаклар. Әлегә район буенча һәр гектардан җыеп алынган иген уңышы 26,8 центнер тәшкил итә. Бу байлыкны җыюда җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәтеннән комбайнчылар Ренат Гатауллин (2300 тонна икмәк суктырып алды), Илһам...