15 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Бүген, 15 сентябрь көнне Үзәк авылында яшәүче Социалистик Хезмәт Герое Гөлбикә апа Кәримованың туган көне. Тәбриклибез!
Бүген, 15 сентябрь көнне Үзәк авылында яшәүче Социалистик Хезмәт Герое, Ленин ордены, "Урак һәм Чүкеч" алтын медале иясе Гөлбикә апа Кәримова үзенең туган көнен билгеләп уза. Данлыклы хезмәт ветеранын гомер бәйрәме белән район башлыгы аппараты җитәкчесе Илдар Мөбинов, Үзәк авыл җирлеге башлыгы Вальтер Котников, җаваплыгы чикләнгән "Теләче Агро" ширкәте генераль...
-
Район юл идарәсе хезмәткәрләре юл борылышында тукталу полосаларын асфальтлый
Бу көннәрдә районыбызның юл идарәсе хезмәткәрләре юл борылышында тукталу полосасын асфальтлыйлар. Мондый эшләр Теләченең Дальная, Советская, К.Насыйри, Җиңүнең 64 еллыгы урамнарында башкарыла.
-
Бер ай эчендә 40ка якын коттеджны баскан караклар тотылды
Полиция хезмәткәрләре коттеджлар басуда шикләнелүче, Казанда яшәүче өч кешене тоткарлаган. Алар Лаеш, Питрәч, Алексеевск һәм Биектау районнарында урнашкан 38 коттеджны "чишендерү"дә шикләнелә. Ошбу коттеджларны 8 август - 1 сентябрь аралыгында басканнар. Каракларның икесе 1 сентябрьдә, Вознесение бистәсендәге берничә караклык гамәле кылганнан соң урланган әйберләрне машинага төягән вакытта тоткарлана. Алар -...
-
Өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алсаң акчалата ярдәм күрсәтәләр
Бу хакта Татарстанның хокукый мәгълүмат сайтында әйтелгән. Проект нигезендә, өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алган гаиләләргә акча түләнәчәк. Мәсәлән, өченче төркем инвалид һәм инвалид булмаган пенсионерны тәрбиягә алган өчен 4000 сум каралган, икенче төркем инвалидлар өчен - 6000 сум, ә беренче төркем инвалидлыгы булган өлкәннәрне алсаң, 8000 сум акча түләнәчәк. Бу...
-
Сыерларга 3000 сум, кәҗә өчен 1000 сум бирәләр. Ә сез алдыгызмы әле ул акчаларны?
Авылларда терлекләрнең баш санын саклап калу максатында, быел дәүләт ярдәме каралган. ТР Министрлар Кабинетының махсус күрсәтмәсе нигезендә, бер баш савым сыеры өчен 3 мең сум субсидия биреләчәк. Кәҗә асраучылар өчен дә куанычлы хәбәр бар: бер баш ана кәҗәгә һәм бер яшьтән олырак булган кәҗә бәтиенә дәүләттән 1000әр сум акча каралган....
-
Теләчедә сом балыгы үрчетәчәкләр
Тиздән Теләче сәнәгать мәйданчыгында яңа предприятие эшли башлаячак. Биредә 1 июль көнне Африка сомнарын үстерү һәм эшкәртү предприятиесенө нигез ташы салынды. 1440 квадрат метр мәйданны биләгән бинада авырлыгы 1,5 килограммга кадәр булган сом балыклары үрчетәчәкләр. Бүген 20 мең кечкенә, 100 данә 1,5 килограммга җиткән сом балыкларын Санкт-Петербургтан алып кайтып, аквариумга...
-
Районыбызның кул көрәше осталарына “Россиянең спорт остасы” дигән мактаулы исем бирелде
2016 елның 20 июлендә Россия Федерациясе Спорт министрлыгы тарафыннан чыгарылган 97 номерлы карар нигезендә районыбызның кул көрәше осталары Ришат Илшат улы Зәйнетдинов белән Илфат Мәхмүт улы Имамиевка "Россиянең спорт остасы" дигән мактаулы исем бирелде. Терәк-хәрәкәт органнары буенча инвалид булган ике спортчы да Теләче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Айрат...
-
5 - 11 сентябрь көннәренә Теләче районы буенча Полиция көндәлеге
5 сентябрь көнне Комаровка авылы кешесе Балыклы авылы кешесен җаваплылыкка тартуны сорап гариза яза. Аның сүзләренчә, Балыклы авылы кешесе ярдәм итәргә сүз биреп, ышанычыннан файдаланып, ялганлап зур күләмдә акча алган. Әлеге вакыйга буенча җинаять эше кузгатылган. Шул ук көнне Лесной бистәсендә яшәүче хатын-кыз иренең үзен кыйнавы турында шалтыратып хәбәр итә,...