29 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Россия Хөкүмәте күпбалалы гаиләләргә субсидияләр күләмен арттырды
Россия Хөкүмәте өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче, мохтаҗлыкта гомер кичерүче гаиләләргә ярдәм итү өчен төбәкләргә 1,6 миллиард сум акча бүлеп бирде. Шул хактагы карар Хөкүмәт сайтында дөнья күргән. Акчалар федераль бюджеттан Федерациянең 53 субъектына бүлеп бирелә. Хөкүмәт тарафыннан кабул ителгән икътисадны тотрыклыландыру буенча чаралар россиялеләрнең тормыш дәрәҗәсе түбән...
-
29 нчы сентябрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә Өлкәннәр көненә багышланган кичә үтте
29 нчы сентябрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә Өлкәннәр көненә багышланган "Әбием алтыным син минем иң якыным!" исемле кичә үтте. Башлангыч сыйныф укучылары үзләренең әбиләренә, дәү әниләренә иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Бәйрәм белән котлап, көзге букет бүләк иттеләр. Әдәби монтаж аша әбиләренә изге теләкләрен теләделәр. Әбиләр, дәү әниләр белән бергәләп җырлы-...
-
Шушы көннәрдә Теләчедә гошер җыйдылар
Инде берничә ел рәттән район мөхтәсибәте тарафыннан гошер сәдакасы җыю оештырыла. Быел да 18-19 сентябрь көннәрендә районның "Ихлас" мәчете каршында Гошер бәйрәме үтте. - Гошер - ул җирдән җыеп алынган уңышның зәкяте. Ә зәкят бирү исә ислам диненең өченче баганасы. Ә инде аны үзенең саранлыгы белән үтәмәүче кеше гөнаһлы булыр....
-
"Теләче Агро" агрофирмасының Муса Җәлил бүлекчәсендә кукуруз суктыралар
"Теләче Агро" агрофирмасының Муса Җәлил бүлекчәсендә тулы куәткә кукуруз культурасы суктыру эшләре бара.
-
60 ел бергә бәхетле гомер итүнең сере нәрсәдә? Югары Кибәхуҗа авылында бу сорауга җавап эзләдек (+ФОТОЛАР)
"Мәхәббәт пар канатлы булса гына бәхет китерә", - дигән бер акыл иясе. Шөкер, районыбызда озак еллар парлап канат кагып яшәүчеләр юк түгел. Быел барлыгы җиде пар бриллиант туйларын билгеләп үтә. Шуларның икесендә - Югары Кибәхуҗа авылында гомер итүче Ибраевлар һәм Әхмәтгалимовлар гаиләсендә мин дә кунак булдым. "60 ел бергә бәхетле...
-
Фирдүс Тямаев: Минем концертка халык яшәргә килә!
Фирдүс Тямаев - бүгенге көндә популяр җырчылар рәтендә. Ә кеше никадәр популярлык казана, аның турындагы имеш-мимешләр дә шулкадәр күбрәк була. Соңгы арада Фирдүс турында тискәре фикерләр еш ишетелә башлады. Моны "тикшерү" максатыннан җырчы белән очрашу оештырырга булдык. Хәзерге вакытта Фирдүс Тямаев гастрольләрдә йөри, ягъни аны бер урында "тоту" җиңел түгел....
-
Ялган аракы адәмне әрәм итәр
Сер түгел, заманча технологияләр шулкадәр алга киткән ки, интернет аша җаның ни тели - шуны табарга мөмкин. Бу очракта алкоголь дә искәрмә түгел. Бөтендөнья пәрәвезе аша сатыла торган алкогольнең чын булуы бик шикле. Интернетта түгел, каршыңда басып торган сатучыларның спиртлы продукциясе чын булуына ышаныч аз булган заманда бигрәк тә... Мисал...