5 октябрь 2016 яңалыклары
-
Укытучылар Көне уңаеннан район мәдәният йортында узган бәйрәмнән ЗУР ФОТОРЕПОРТАЖ
Бүген, 5 октябрь көнне, Укытучылар Көне уңаеннан район мәдәният йортында зур бәйрәм чарасы булып үтте. Башта хөрмәтле укытучыларыбызны бүләкләү тантанасы булды, аннан соң каладан килгән артистлар - Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар җырлы гаилә дуэты һәм Рәфинә Ганиуллина белән аның тормыш иптәше баянчы, җырчы Разил Камалов матур концерт күрсәттеләр. Сезнең игътибарга...
-
3-7 октябрь көннәрендә Россия күләмендә “Синең куркынычсызлык бишлесе” акциясе үткәрелә
3-7 октябрь көннәрендә Россия күләмендә "Синең куркынычсызлык бишлесе" ("Твоя пятерка безопасности") акциясе үткәрелә. Акциянең максаты - башлангыч сыйныф укучыларына куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлату. Балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторлары һәм полиция хезмәткәрләре, укучылар белән очрашып, аларга белешмә материаллар тарата, аңлату эшләре алып бара.
-
26 сентябрь - 2 октябрь көннәренә Теләче районы өчен Полиция Көндәлеге
26 сентябрь көнне М-7 "Волга" юлының 901 нче чакрымында "КаМАЗ" һәм "Вольво" автомобильләре катнашында юл-транспорт һәлакәте була. Зыян күрүчеләр юк. Шул ук көнне район үзәк хастаханәсеннән Чувашия Республикасы кешесенең уртача авырлыктагы тән җәрәхәтләре белән мөрәҗәгать итүе турында хәбәр керә. Үзенең сүзләренчә, аны Шәтке авылында кыйнаганнар. 28 сентябрь көнне Ямбулат авылында...
-
5 октябрь - Укытучылар Көне! Хөрмәтле укытучылар, сезне бәйрәмегез белән тәбриклибез!
Хөрмәтле укытучылар! Сезне, иң тыныч, гуманлы, игелекле һөнәр ияләрен, Халыкара укытучылар көне белән тәбриклибез! Укытучы һөнәре - бөек хезмәт. Элек-электән укытучыларыбызга карата ихтирам һәм хөрмәт яшәде, алар җәмгыятьнең алдынгы карашлы кешеләреннән саналды. Бүген дә Сез әлеге бөеклекне саклап, зыялылык, затлылык, гуманлык принципларын югары куеп, фидакарьләрчә хезмәт куясыз. Сезнең бүгенге уңышларыгыз...