11 октябрь 2016 яңалыклары
-
"Хатынга үземне келәткә бикләп куярга куштым"
- Күктәге кояшны вәгъдә итсәм дә, тәмәке белән шырпы бирмә! - мин әйтәм. - Ризыкны тәрәзәдән бирерсең. Анда, тәлинкә сыймаса да, консерва савыты гына сыярга тиеш. Бикләде тәки. Төнлә аяк астында кыштыр-мыштыр күселәр чабыша башлагач, тәмәке онытылгандай булды. «Җылы өйдә генә ятасы кеше идем ләбаса, ни пычагыма ятам соң әле...
-
17 декабрь 17 сәгатьтә 17нче “Татар җыры” узачак
Традиция буенча, "Пирамида" күңел ачу үзәгендә Татарстан Республикасының төп, иң зур концерты -татар эстрадасы өлкәсендә "Алтын Барс" халык премияләрен тапшыру тантанасы үтәчәк. Һәр ел әлеге масштаблы фестиваленең оештыручылары булып "Барс-Медиа" татар медиа группасы, "Татар радиосы" радиостанцияләр челтәре, "ТМТВ" татар телеканалы тора. "Татар җыры" ул әле эстраданың иң популяр җырчыларын туплаучы...
-
"Полиция сугышы": Лаешта участок инспекторы белән ЮХИДИ хезмәткәре тыныша алмый (+видео)
Социаль челтәрләрдә әлеге хәл уңаеннан видеоязма да пәйда булды. Лаеш районында ЮХИДИ хезмәткәрләре полициянең участок инспекторына тиешле документы - юл кәгазе булмаган өчен штраф салган. Шуңа үч итеп полиция хезмәткәре дә юл сагындагыларның кагыйдә бозуын ачыклаган һәм куркынычсызлык каешы эләктермәгән өчен аларга карата административ беркетмә төзегән. Дәлиле дә саллы -...
-
Татарстанда беренче кар яуды (+видео)
Беренче кар берничә сәгать җирдә ятканнан соң эреп тә бетте. Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарында беренче кар яуды. Азнакай районында яшәүчеләр әлеге вакыйга уңаеннан социаль челтәрләр аша да уртаклаша: фото һәм видеолар пәйда булды.Ккукмара якларында да беренче кар төшү хакында хәбәр ителә. Сүз уңаеннан: бүген Татарстанда җепшек кар, яңгыр явуы фараз кылынган...
-
Радик Юльякшинның “кәләше” Аnn Su туй күлмәген сата! (ВИДЕО)
«Аерылу сәбәпле, туй күлмәгемне сатам. Фатир белән балалар миндә кала. Шаярам. Ә күлмәкне, чыннан да, сатам. "Ай-ли җанашым" клибын төшергәндә 20 минутка гына киелгән 40-42 үлчәмле күлмәк» - дип язган җырчы. Бу сүзләргә ачыклык кертергә теләп Аnn Su ның үзенә мөрәҗәгать иттек. - "Ай-ли җанашым" җырының клибын 2015 ел башында...
-
Сборная команда Тюлячинского района юношей и девушек успешно выступила в открытом первенстве Кукморского района по волейболу
09 октября 2016 г в пгт Кукмор прошло открытое первенство Кукморского района по волейболу среди юношей, девушек 2001 г.р на призы ветеранов «Намус +» . Сборная команда Тюлячинского муниципального района юношей и девушек под руководством тренера-преподавателя МБУ ДО ДЮСШ «Тюлячи» Закиева А.Х. , представителей тренеров-преподавателей Шаяхметова Ш.А. , Габделхаева Р.Х,...
-
10 октябрь көнне Саба районында безнең район мәктәпләре директорлары мини-футбол буенча зона ярышларында катнашып кайтты
10 октябрендә Саба районының Шәмәрдән бистәсе һәм Килдебәк авылында мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында белем бирү оешмалары җитәкчеләре арасында мини-футбол буенча зона уеннары узды,ярышта Саба, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Теләче, Балык Бистәсе, Биектау, Балтач һәм Кукмара районнары җыелма командалары катнашты. Безнең районнан Теләче, Баландыш, Алан, Сауш, Иске Җөри, Олы Мишә, Үзәк, Олы...