12 октябрь 2016 яңалыклары
-
Минзәлия Яруллина авыл хуҗалыгы өлкәсендә куйган фидакарь һәм намуслы хезмәте өчен шушы көннәрдә район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде
Җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәте сыер савучысы Минзәлия Яруллина авыл хуҗалыгы өлкәсендә куйган фидакарь һәм намуслы хезмәте өчен шушы көннәрдә Теләче муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Ул биредә алтынчы елын хезмәт куя. Башта алар хезмәттәше Гүзәлия Галиәхмәтова белән ике ел симертү үгезләре тәрбияләгәннәр. - Эшле-ашлы булу - үзе бәхет,...
-
“Агролак” ширкәте комбайнчысы Владимир Мазарченков быел да бихисап ашлык суктырып беренче унлыкка керде
Җаваплылыгы чикләнгән "Агролак" ширкәте комбайнчысы Владимир Мазарченков быел да үзенең "Мега-класс" комбайны белән бихисап ашлык суктырып, район комбайнчылары арасында барган ярышта беренче унлыкка керде. Яңа комбайнда ул дүртенче сезонын эшләде. Аңарчы, 1993 елдан башлап, "Нива", ДОН-1500 комбайннарында хезмәт куйган. Моннан тыш, ул кышын һәм язгы, көзге айларда МТЗ-1221 тракторында хезмәт...
-
Савымчы Мәсхүдә Нәбиуллина: "1982 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан бирле мин фермада"
1982 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан бирле мин фермада, - диде үзенең тормышы һәм хезмәте турында җаваплылыгы чикләнгән "Теләче-Агро" ширкәтенең Ленин исемендәге бүлекчәсе савымчысы Мәсхүдә Нәбиуллина. Балыклы авылында туып-үскән кызга гаиләсе белән озак еллар Питрәч районының Кокушкино авылында гомер итәргә, хезмәт куярга насыйп була. Инде Үзәк бистәсенә күченеп кайтканнарына да 16...
-
Әхмәт Мәхмүтов “Алан” ширкәтенең иң тырыш механизаторларының берсе
Әхмәт Мәхмүтов җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәтенең иң тырыш, тәртипле, эшне булсынга дип башкара торган механизаторларының берсе. Ул гомерен чылбырлы ДТ-75 тракторында эшләп үткәргән. 1981 елдан, армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан бирле. Соңгы биш елда ул зур егәрлекле "Амкадор" тракторында хезмәт куя. "Кыш көне дә эш бетеп тормый, ел әйләнәсе хезмәттә...
-
Аталы-уллы Кәримуллиннар - "Игенче" ширкәте механизаторлары
Быелгы уракта җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" ширкәте комбайнчысы Хәмит Кәримуллин КСУ-1 комбайны белән 1390 гектар мәйданда игеннәрне тезеп, комбайнчылар арасында икенче урынга чыкты. Шунысы куанычлы, Хәмитнең улы Ирек тә әлеге ширкәттә игелекле хезмәт итә. Ул кукуруз игү звеносын җитәкләүдән тыш, хуҗалыкның башка эшләрендә дә катнашырга вакыт таба. Алдагы елларда Ирекнең "Нива"...
-
“Таң” ширкәте баш инженеры Шөгаеп Дәүләтшин үз һөнәренең асылын аңлаган тәҗрибәле җитәкче-белгеч
Хезмәтеңне яратып башкарсаң, җаваплылыгы да, авырлыгы да куркытмый, - ди 12 ел дәвамында җаваплылыгы чикләнгән "Таң" ширкәте баш инженеры Шөгаеп Дәүләтшин. 1998 елда остаханә мөдире буларак хезмәт юлын башлаган яшь егет бүген инженерия тармагының бөтен нечкәлекләренә төшенгән, үз һөнәренең асылын аңлаган тәҗрибәле җитәкче-белгеч булып өлгерде.
-
Әмин Касыймов бу көннәрдә үзенең МТЗ–1221 траторы белән җир эшкәртә, кукуруз ташый
Җаваплылыгы чикләнгән "Теләче Агро" ширкәтенең Айдар бүлекчәсе механизаторы Әмин Касыймов бу көннәрдә үзенең МТЗ-1221 траторы белән җир эшкәртә, кукуруз ташый. Ә урып-җыю чорында ул "АКРОС-530" комбайны белән күп итеп икмәк суктырып, комбайнчылар арасында уздырылган бәйгедә алдынгы урыннарны яулады. Нинди генә техникага утырып эшләмәсен, тәҗрибәле механизатор хезмәтен җиренә җиткереп башкара, сыйфат...
-
Алма агачыннан ерак төшми
Җаваплылыгы чикләнгән "Агролак" ширкәте сыер савучысы Зөлфия Шәмсетдинова турында шулай дияргә мөмкин. Чөнки аның әнисе Тәскирә апа гомерен шушы хезмәттә үткәргән. Кечкенәдән әнисенә булышып үскән Зөлфия дә шушы һөнәрне, тормыш иптәше итеп, авыл егете Рафисны сайлый. Бүген алар хезмәттәше Ләйлә Хөсәенова белән көнгә 1300 килограмм сөт савып алуга ирешәләр.
-
Хәлимә ханым терлекчелек тармагында инде 20 ел эшли
Әлеге рәсемдә сез җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" ширкәте бозау караучысы Хәлимә Хисамиеваны күрәсез. Хәлимә ханым терлекчелек тармагында инде 20 ел эшли. "Хәзер эш шартларыннан зарланырлык түгел, эшләгән кешегә бар уңайлыклар да тудырылган. "Терлек азыгына өзеклек юк, хезмәттәшем Гөлсинә Шәймәрданова белән рәхәтләнеп эшлибез, " - ди тәҗрибәле терлекче. Терлекчелектә эшләгән тормыш иптәше...
-
Гүзәлия Галиәхмәтова: “Сәламәтлек кенә булсын, эшләрбез әле, Алла боерса”
Гүзәлия Галиәхмәтова, менә алты ел инде, Алан товарлыклы-сөтчелек комплексында сыерлар сава. Алдынгы, зур тәҗрибәгә ия савымчы. Фермага урта мәктәпне тәмамлаганнан соң килгән булган. Бер "Алан"да гына түгел, Фрунзе исемендәге хуҗалыкта да хезмәттәше Минзәлия Яруллина белән гел алдынгылар сафында булганнар. Замандашлары аны ут уйнатучы савымчы, дүрт бала анасы буларак кына түгел,...
-
Рөстәм Нәбиуллин урып-җыю эшләрен сыйфатлы һәм кыска срокларда башкарып чыгу өчен тырышлыгын кызганмый
Рөстәм Нәбиуллинны авылдашлары һәм ширкәт җитәкчелеге тәртипле, тырыш һәм тынгысыз ир-егет буларак белә. Быел да ул урып-җыю эшләрен сыйфатлы һәм кыска срокларда башкарып чыгу өчен тырышлыгын кызганмады. Нәтиҗәсе - алдынгылар сафыннан төшмәде. Кышлату чорында Рөстәмгә үзтөягеч белән терлекләргә азык төяү бурычы куела.
-
Сөтчелек блогы операторы Мәүлетгали Фәсхиев 40 ел фермада эшли
Терлекчелек тармагында озак еллар дәвамында җаваплылыгы чикләнгән "Теләче-Агро" ширкәтенең Баландыш бүлекчәсе сөтчелек блогы операторы Мәүлетгали Фәсхиев сыман үз хезмәтләренә бирелгән кешеләр генә эшли ала. Ә үз эшен яратып башкарган кешенең эш нәтиҗәләре дә яхшы була. Аның терлекчелек тармагындагы хезмәт стажы 40 елга якын.
-
“Алан” ширкәте шоферы Рәкиф Яруллинның хезмәт стажы 38 ел
Җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәте шоферы Рәкиф Яруллинның хезмәт стажы 38 ел. Яшьрәк чакта ГАЗ - 51, ГАЗ - 53 автомобильләрен йөртсә, соңрак "КамАЗ"да эшли. "Монысы белән дә байтак эшләдем", - ди ул, яратулы караш ташлап, гөрелдәп эшләп торган ГАЗ-53 автомобиленә ишарәләп. Кызу эш башлангач, сынатмасын өчен, кыш көне төзәтәсе җирләрен...
-
“Таң” ширкәте җәй көне КСК–100 комбайны белән ширкәт терлекләренә сенаж, силос әзерләсә, кыш көне Т-150 тракторы белән юлларны кардан чистарта
Илсур Камалиев белән без люцернаның өченче катын (!) сенажга туратканда очраштык. Җаваплылыгы чикләнгән "Таң" ширкәте бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 26,7 центнер уңыш җыеп алган, бер баш терлеккә 32 центнер азык берәмлеге әзерләгән икән, моңа ирешүдә киң профильле механизатор Илсур Камалиевның да өлеше зур. Җәй көне Илсур КСК-100 комбайны белән ширкәт терлекләренә...
-
3 - 9 октябрь көннәренә Теләче районы өчен Полиция Көндәлеге
3 октябрь көнне Теләче авылының икенче номерлы балалар бакчасы янында "ВАЗ-2107" һәм "Део Матиз" автомобильләре катнашында юл- транспорт һәлакәте була. Зыян күрүчеләр юк. Административ беркетмә төзелә. Шул ук көнне Теләче авылында яшәүчедән гариза керә. Ул машинасы багажнигына үткен әйбер белән кырып начар сүзләр язган кешене табып, җаваплылыкка тартуны сорый. 3...