17 октябрь 2016 яңалыклары
-
Теләче территориаль сайлау комиссиясе рәисе Җәләлов Рөстәм Кыям улы сайлауларны оештыруда куйган хезмәте өчен Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең күкрәк билгесенә лаек булды
Теләче территориаль сайлау комиссиясе рәисе Җәләлов Рөстәм Кыям улы сайлауларны оештыруда куйган хезмәте өчен Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең күкрәк билгесенә лаек булды. Әлеге бүләк Рөстәм Кыям улына 15 октябрь көнне район хакимият бинасында "Эшлекле шимбә" киңәшмәсендә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нуруллин Рөстәм Расих улы тапшырды.
-
Казанда машина йөртүче 8 яшьлек малайны бәрдереп, качкан
Кичә 16.00 сәгатьтә 9 нчы модель "Лада" автомобиле йөртүче 8 яшьлек малайны бәрдергән һәм юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте. Юл-транспорт һәлакәте аркасында баланың ике аягы да имгәнгән. Хәзер машина йөртүчене ЮХИДИ хезмәткәрләре эзли. Татар-информ
-
Казанда автомобиль әйләнгән
Бүген 8.12 сәгатьтә Казанда Җиңү проспекты һәм Мамадыш тракты чатында берьюлы өч автомобиль һәлакәткә очраган дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте. Анда өч чит ил автомобиле - «Хендэ», «Рено» һәм «Дэу» бәрелешкән. Бәрелешкәннән соң "Рено" түбәсенә әйләнеп капланган. Юл һәлакәтендә зыян күрүчеләр...
-
Баландыш авылыннан велосипедчы Хәсән бабай турында
Көн дә эшкә барышлый, миңа велосипедка утырган бер бабай очрый. Салмак кына педален әйләндерә ул. Сүзем - Баландыш авылында гомер итүче Хәсән бабай Әхмәтшин турында. Хәсән абый 1930 елның 16 маенда Саба районының Баландыш авылында дөньяга аваз сала. Сугыштан соңгы төзәтү-торгызу эшләре Хәсән бабайга да эләгә. Аны 1949 елны ФЗОга,...
-
Җәяүлеләр белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау максатыннан, республикада “Җәяүле юлы” дип исемләнгән акция уза
Җәяүлеләр белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау максатыннан, республикада 10-19 октябрь көннәрендә "Җәяүле юлы" ("Пешеходный переход") дип исемләнгән акция уза. Әлеге профилактик чара кысаларында безнең районда да җәяүлеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлтелгән төрле чаралар үткәрү каралган. Статистик мәгълүматлар буенча, көзге-кышкы айларда җәяүлеләрне машина бәреп китү очраклары ешая. Агымдагы елның 9 аенда...
-
2015 ел өчен милек, транспорт һәм җир салымнарын 2016 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә кирәк
Районара салым инспекциясе гражданнарга 2015 ел өчен милек, транспорт һәм җир салымнарын 2016 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә кирәклеген искәртә. Бердәм салым кәгазьләреняшәү урынындагы почта бүлекчәсеннән алырга кирәк. "Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты" сервисыннан файдаланучылар салым кәгазьләрен электрон рәвештә шәхси кабинетларында ала. Шулай ук инспекциягә объектлар...
-
15 октябр көнне Теләче районы мәгариф хезмәткәрләре Саба районында узган спартакиаданың финал ярышларында катнашып кайтты (+ФОТОЛАР)
15 октябрь көнне Саба районында Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасының финал уеннары узды. Ярышларда бөтен республикадан җыелган укытучылар, мәгариф бүлеге җитәкчеләре һәм Мәгариф министрлыгы командасы катнашты. Спартакиада кысаларында педагоглар спортның 8 төре буенча көч сынашты: җиңел атлетика, озынлыкка сикерү, бадминтон, канат тарту, пневматик винтовкадан ату, мини-футбол, гер күтәрү һәм йөзү....