20 октябрь 2016 яңалыклары
-
«ВАМИН»ның банкротлыкка чыгу процессы төгәлләнде
Татарстанның эре агрохолдингы булган «ВАМИН» компанияләренең өч еллык банкротлык тарихы һәм аның төгәлләнүе турында бүген журналистларга «Просто молоко» ҖЧҖ генераль директоры сөйләде. "ВАМИН" юк инде, без бу кухняны төгәлләдек», - дип билгеләп үтте Марат Моратов. Аның сүзләренчә, банкротлык эше барышында республика җитәкчелегенең башкарган төп хезмәте оешмага массакүләм рәвештә ябылырга юл...
-
Хатын-кыз йөртүче җәяүлеләр сукмагында 8 яшьлек укучыны бәрдергән
Кичә Казанда «Ниссан Кашкай» автомобиле белән идарә итүче 28 яшьлек хатын-кыз Декабристлар урамында 119 йорт каршында борылганда җәяүлегә юл бирмәгән һәм 8 яшьлек малайны бәрдергән, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте. Малай светофорда яшел ут янганда юл аша чыккан. Юл һәлакәте аркасында...
-
Хөкүмәт минималь хезмәт хакын арттыруны җәйгә калдырырга җыена
Россия Хөкүмәте минималь хезмәт хакы күләмен арттыруны 1 июльгә кадәр кичектерергә җыена. Шул ук вакытта артыру күләме 5,2 проценттан 4 процентка кадәр киметелә, дип хәбәр итә РБК Министрлар Кабинеты материалларына сылтама белән. Басма мәгълүматларына караганда, әлеге башлангычны Хөкүмәтнең закон чыгару комиссиясе хуплаган. Шул рәвешле, минималь хезмәт хакы күләме 7800 сум...
-
Җыеп алган игеннәрне саклауга булган таләпләр турында
Игеннәрне җыеп алу белән амбарларда эш бетми. Орлыкны вакытында чистартып, тиешле кондициягә җиткереп, кышка саклау чараларына керешергә кирәк. Без бу хакта үзебезнең сорауларны "Россельхознадзор"ның Татарстан буенча фитосанитария буенча белгече Мөдәрис Габделхай улы Фәттаховка бирдек. - Көзге уңышны җыеп алу белән хуҗалыкларда чәчүлек орлыгын әзерләү эшләре башлана. Орлыкларны чистартканнан соң, тишелешкә...
-
Теләче муниципаль районы янгын күзәтчелеге бүлеге баш белгече Ленар Тимерханов белән әңгәмә
Бурдан кала, янгыннан берни калмый, ди халык. Санаулы минутлар эчендә гомер буе җыйган байлыгың юкка чыгарга мөмкин. Ходай ут дигән хәвефтән үзе сакласын. Көзге-кышкы чорда янгыннар саны кискен артып китә, ди белгечләр. Оешмаларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлеше нинди очракларда тикшерелә, инспекторларның эше нидән гыйбарәт? Шушы көннәрдә без Теләче муниципаль районы...
-
Район Сәнгать мәктәбе каршында эшләп килүче тынлы оркестр түгәрәгенә чакырабыз
Район Сәнгать мәктәбе каршында югары белемле музыка белгече Сергей Николаевич Кондратьев җитәкчелегендә тынлы оркестр түгәрәге эшләп килә. Теләге булган егет-кызларыбызны баритон, туба, тенор, альта һәм торба кебек музыкаль инструментларда уйнарга өйрәнергә әлеге түгәрәккә чакырып калабыз. Килегез, үкенмәссез. Киләчәктә без сезне район, республикакүләм бәйрәмнәрне илаһи музыка белән бизәячәк талантлы яшьләр итеп...
-
Теләче урта мәктәбе укучысы Илсаф Якупов: "Мөхәммәтшакир бабама чиксез рәхмәтлемен"
Мәрдановлар гаиләсенең чишмә башы "Идегәй" дастанында телгә алынган Саба төбәгенә барып тоташа. Саба җилләре исә торган Саба төбәгендә тәрәзәләреннән нур агылып торган авыллар бик күп. Еллык тарихы булган Сатыш авылы әнә шундыйлардан. Ул тирә-якта үзенең мәдрәсәсе белән билгеле булган. 20нче гасыр башында биредә 300 ләп шәкерт сабак алган. Бабам Мидхәтнең...
-
Олы Кибәхуҗа авылы янәшәсендәге тауда агып ятучы Наратлык чишмәсе белән Казаклар авылында урнашкан Әҗекә чишмәсе "өй"ле булдылар
Бу көннәрдә Олы Кибәхуҗа авылы янәшәсендәге тауда агып ятучы Наратлык чишмәсе белән Казаклар авылында урнашкан Әҗекә чишмәсе әнә шундый яңа "өй"гә тиенделәр. - Һәр ике чишмә дә 2016 елда җыйган үзара салым акчасына авылыбызның булдыклы ир-егете, балта остасы Миссүәр Галимҗанов җитәкчелегендәге төзелеш бригадасы тарафыннан төзекләндерелде. Шунысы игътибарга лаек, Әҗекә чишмәсенең...