23 октябрь 2016 яңалыклары
-
Шәтке авылы кызы Эльвира “Мин яшим”, – дисә дә... (язмыш)
Теләче районының Шәтке авылы кызы Эльвира Борһанованың авырып китүен, ярдәмгә мохтаҗ булуын үз башыннан зур хәсрәт кичергән - яман чирдән бертуган сеңлесен югалткан Лилия апа хәбәр иткән иде. Без бик теләп ярдәмгә алындык. "Ватаным Татарстан" газетасы белән берлектә бер төркем татар артистлары да Эльвирага ярдәм йөзеннән хәйрия концерты уздырган идек....
-
72 яшендә әти булган Ильяс Фәхретдинов: «Кызымны үстереп, үз кулларым белән кияүгә дә бирәчәкмен әле»
"Шәһри Казан" сайтында Норлат районында яшәүче 72 яшьлек бабайның кызы тууы турында язма чыккан иде. Хәбәрне үз авызыннан ишетергә теләп, без Ильяс абый Фәхретдиновның үзенә шалтыраттык. Кызы Айнур быелның 29 июлендә туган. - Туганда авырлыгы өч килограмм иде, бүген алты килограммны җыйды. Кызым-йолдызыма исемен үзем сайладым - ай кебек нурлы...
-
Омск өлкәсендә 60лап полицейский хезмәттәшләренең юбилеенда тукмашкан
Омск өлкәсендә Калачинск полиция бүлегендә хезмәттәшләренең туган көне уңаеннан оештырылган бәйрәмдә хокук саклау хезмәткәрләренең күмәк тукмашу оештырулары күзәтелгән, дип хәбәр итә «Омск-информ». Шулай ук хәбәрдә әлеге инцидентның бер атна элек - 15 октябрьдә булып, хәзер генә билгеле булуы җиткерелә. Башлангыч мәгълүматлар буенча, ул көнне бәйрәмдә 60 лап полиция хезмәткәре җыелган...
-
24 октябрь көнне Теләчедә һава торышы: синоптиклар томан һәм бозлавык булачагын кисәтә
ртәгә, 24 октябрьдә, синоптиклар фаразы буенча, Теләчедә аязучан болытлы һава торышы көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, төнлә явым-төшемнәр булмый, әмма томан төшәргә мөмкин. Көндез бераз кар һәм яңгыр явуы көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан, талгын. Төнге сәгатьләрдә термометр 2-7 градусов салкынны күрсәтәчәк, аязганда 9 градуска кадәр салкынайтачак....
-
Татар егете Руслан Сәләхетдинов - "Аpple" да директор
Руслан Сәләхетдинов «Apple» компаниясенең ясалма интеллект бүлеген җитәкләячәк. Үз автомобильләрен җитештерә башлау идеясеннән баш тартып, соңгы вакытта «Apple» җитәкчеләре ясалма интеллект һәм машиналарны өйрәтү технологияләренә зур игътибар бирә башлаган иде. Шул исәптән, компания «Ясалма интеллектны өйрәнү буенча директор» дигән яңа вазифа булдырып, әлеге урынга Карнеги университеты галиме Руслан Сәләхетдиновны билгеләгән....
-
Татарстанда ике ир-ат балыкка киткән җирдән әйләнеп кайтмаган
Татарстанда Тукай районының Кырныш авылыннан ике ир-ат 21 октябрьдә төш вакытында Чулман елгасына балык тотарга китәләр һәм 22 октябрьдә туганнары белән элемтәгә чыгудан туктыйлар. Балыкчыларның югалуы турында якыннары экстрен хезмәтләргә җиткергән. Югалган балыкчыларны эзләү дәвам итә, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе. Татар-информ