Теләче Информ

27 октябрь 2016 яңалыклары

  • 27 октябрь 2016 - 12:40
    Районыбыз мәктәпләре “Китабыңа икенче гомер бүләк ит!” акциясендә актив катнашты
    Агымдагы елда, июль аеннан октябрь аена кадәр, республикада мәктәп китапханәләре фондын баету максатыннан, "Китабыңа икенче гомер бүләк ит!" дип исемләнгән хәйрия акциясе барды. Акциядә районыбыз мәктәпләре дә актив катнашы. Акциянең район этабы барышында мәктәп китапханәләре фонды 3832 китапка (бер укучыга 2,8 китап туры килә) баеды. Мәктәпләр арасында Баландыш төп, Теләче...
    425
    0
    0
  • 27 октябрь 2016 - 12:18
    29 октябрь көнне Казан дәүләт аграр университетында “Ачык ишекләр көне” үткәреләчәк
    Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары, әти-әниләр! 29 октябрь көнне Казан дәүләт аграр университетында "Ачык ишекләр көне" үткәреләчәк. Бирегә килеп, сез әлеге уку йорты, аның тарихы, үсеше һәм анда укырга керү тәртипләре турында бай мәгълүмат ала алачаксыз. Булачак студент, кыю эш ит, алга омтыл, язмышыңны сынап кара! Чара Казан шәһәрендә, Карл Маркс...
    817
    0
    0
  • 27 октябрь 2016 - 11:42
    Салават Фәтхетдинов автографын "Авито"да нибары 50 сумга саталар
    Салават Зәкиевич үзенең карьерасында иң югары ноктага килеп җитте - хәзер аның автографларын сата башлаганнар. Дөрес, кыйммәткә түгел, нибары 50 сум. Шундый игъланны "Идел" журналы казып чыгарган. Ышанмасагыз, үзегез дә кереп карый аласыз. Автографны сатучы Gulj исемле әллә хатын, әллә ир Салават Фәтхетдиновның мактаулы исемнәрен барлауга вакытын жәлләмәгән. Игъланда болай...
    1236
    0
    0
  • 27 октябрь 2016 - 11:21
    Шәхси хуҗалыклардан җыелучы сөткә бәяләр турында (1 ноябрьдән башлап бер литры ничә сумнан җыелачагы билгеле булды)
    22 октябрь көнне район хакимиятенең утырышлар залында авыл җирлекләре башлыклары, шәхси хуҗалыклардан сөт җыючы эшмәкәрләр, сөт җыю һәм эшкәртү заводлары җитәкчеләре катнашында киңәшмә булып үтте. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов алып барган киңәшмәдә сүз агымдагы елда җирлекләрдә сөт җыюның торышы, аның эзлекле алып барылу-барылмавы, шәхси хуҗалыклардан...
    1632
    0
    0
  • 27 октябрь 2016 - 10:40
    “Ана капиталы” бетәме?
    Түрәләр 2020 елга кадәр "Ана капиталы"н арттырмаска тәкъдим итте. Моны илдәге катлаулы икътисадый вәзгыять белән бәйләп аңлатканнар. Тик дәүләттән бирелә торган әлеге акча тирәсендәге сүз моның белән генә дә бетмәде. Белгечләр "Ана капиталы"ның кирәкме-юкмы икәнен шик астына куйган. Соңгы елларда туган балалар саны күп булу дәүләттән бирелә торган акчага бәйле...
    1219
    0
    0
  • 27 октябрь 2016 - 08:59
    Чаллыда хатын-кыз ватык Ока машинасында яши
    Көннән көн кышка якынлашабыз, һава торышы да салкыная бара. Менә шундый һава шартларында Чаллыда яшәүче хатын-кыз көннәрен җимерелеп беткән Ока машинасында үткәрергә мәҗбүр. Инде менә бер ай дәвамында Чаллы халкы тәрәзәдән бер хатын-кызның ничек машинада гомер итүен күзәтеп ята. Хатын нинди сәбәпләр аркасында урамда калуы әлегә билгесез. Барлык әйберләрен ул...
    756
    0
    0
  • 27 октябрь 2016 - 08:01
    Бүген, 27 октябрь көнне, Теләченең "Аленушка" балалар бакчасында көз бәйрәме булып узды
    Бүген, 27 октябрь көнне, Теләченең "Аленушка" балалар бакчасында көз бәйрәме булып узды. Икенче кечкенәләр төркеменә йөрүче сабыйлар көз турында шигырьләр сөйләде, җырлар башкарды. Алар башкаруындагы биюләр бәйрәмне тагын да ямләндерде. Көз бәйрәме әти-әниләргә дә бик ошады. Алар чараны оештыручыларга һәм тәрбияче Раилә Дәүләтшинага рәхмәтле булып таралышты.
    561
    0
    0
  • 27 октябрь 2016 - 07:31
    Гөлназ Асаева белән Elvin Grey арасында ни бар?
    Казанда яшь җырчы Гөлназ Асаеваның тәүге концерты узды. 18 яшь кенә булуына карамастан, Гөлназ - зур җиңүләргә ирешкән моңлы тавышлы җырчы. Казан тамашачысы да аны яратты, алкышларга, чәчәкләргә күмде. Залда утыручы тамашачылар арасында Гөлназның җырчы дуслары, җыр авторлары һәм башка танылган шәхесләр бар иде. "Китә кызлар" концертында Гөлназның әтисе, Татарстанның...
    1274
    0
    0
Реклама