31 октябрь 2016 яңалыклары
-
Район үзәк хастаханәсе баш табибы Илсур Илгиз улы Галиуллин Теләче муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде
Озак еллар дәвамында сәламәтлек саклау өлкәсендә куйган намуслы һәм фидакарь хезмәте өчен һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан район үзәк хастаханәсе баш табибы Илсур Илгиз улы Галиуллин Теләче муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Бүләкне иясенә 29 октябрь көнне "Эшлекле шимбә" киңәшмәсендә муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов тапшырды. Тәбриклибез!
-
“Теләчеагрохимсервис” акционерлык җәмгыяте директоры Ленар Сабирҗан улы Хәкимовка Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәте белдерелде
Озак еллар дәвамында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате өлкәсендә куйган намуслы һәм фидакарь хезмәте өчен ачык типтагы "Теләчеагрохимсервис" акционерлык җәмгыяте директоры Ленар Сабирҗан улы Хәкимовка Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәте белдерелде. Бүләкне иясенә 29 октябрь көнне "Эшлекле шимбә" киңәшмәсендә муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов тапшырды. Тәбриклибез!
-
30 октябрь көнне “Маяк” кафесында чәй табыны артында көрәшчеләребезне хөрмәтләү тантанасы булып узды (+ФОТОЛАР)
30 октябрь көнне "Маяк" кафесында чәй табыны артында традицион көрәшчеләребезне хөрмәтләү тантанасы булып узды. Сәбәбе дә бар: октябрь көннәрендә Казанда "Ак барс" көрәш сараенда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призында үткәрелгән ярышта районыбыз җыелма командасы Биектау, Зәй, Балтач, Мамадыш кебек көчле командаларны җиңеп беренче урынны яулады. Шөкер, соңгы елларда...
-
ГИБДД сообщает: при управлении автомобилем следует использовать только зимние шины
30 октября 2016 года примерно в 4 часа 20 минут в Алексеевском районе на 26-ом км автодороги Алексеевское - Билярск, водитель автомобиля Джили М-Гранд, 1964 года рождения, двигаясь со стороны с. Билярск в сторону п.г.т. Алексеевское, по предварительным данным, в нарушение п. 9.1, 10.1 ПДД РФ, превысил скорость, не учел...
-
Лесной балалар бакчасында «Көзге уңыш” бәйрәме узды
Лесной балалар бакчасында «Көзге уңыш" бәйрәме ел саен бик күңелле итеп уздырыла. Балалар бәйрәмгә алдан ук әзерләнә башлый. Тәрбияче балаларга көз, яшелчәләр, җиләк-җимешләр турында төрле шигырьләр ятларга бирә, биюләр, җырлар өйрәтә. Әти-әниләргә көзге уңышлардан күргәзмәгә кул эшләре ясарга әйтелә. Бәйрәмдә һәр бала үзенең сәләтен күрсәтте. Җыр,бию, шигырьләр янында әкият үз...
-
30 октябрь көнне Кукмара районында 2004-2005 елда туган кызлар арасында волейбол ярышлары узды. Безнекеләр беренче!
30 октябрь көнне Кукмара районында 2004-2005 елда туган кызлар арасында волейбол ярышлары узды. Барысы 6 команда катнашты: Кукмара районы "Зилант", "СОШ 4", Саба районы, Теләче районы "Шәтке" командасы, Янил һәм Манзарас авылы командалары. Гомуми нәтиҗәләр буенча: 1 урында - Шәтке 2 урында - "Зилант" 3 урында - Байлар Сабасы командалары...
-
28 октябрь көнне Сауш балалар бакчасында көз бәйрәме булып узды
28 октябрь көнне Сауш балалар бакчасында көз бәйрәме булып узды. Бу көнне сабыйлар рәхәтләнеп уйнадылар, күңел ачтылар. Аларга бигрәк тә бәрәңге җыю ярышы ошады. Ярышта катнашучы балалар тизрәк идәнгә чәчелгән бәрәңгеләрне җыеп бетерергә ашыктылар, иптәшләре алар өчен җан атып торды. Соңрак барсы да истәлек өчен күмәк фотога төште.
-
Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә 1-5 нче сыйныф укучылары өчен "Уңыш бәйрәме", ә өлкән сыйныфлар өчен “Көзге бал” кичәсе үтте
Көз! Син - мәрхәмәтле, тылсымчы, үзеңнең матур төсле буяуларың белән барлык табигать хәзинәләрең - төрле төсле яфракларың, чәчкәләрең белән бизәлгән, өстәлләрдә синең уңышларың: җиләк-җимеш, яшелчәләр. Кемнәр генә сокланмас бу уңышларга! 21 октябрь көнне Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә 1-5 нче сыйныф укучылары өчен "Уңыш бәйрәме", ә өлкән сыйныфлар өчен "Көзге бал"...