11 ноябрь 2016 яңалыклары
-
"Теләче" газетасына язылып бәйгедә бүләк от! Шулай ук "Якыннарыңны яздыр!" акциясе турында
"Теләчe" газетасы үз абунәчеләре арасында бәйге үткәрә. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә. Моның өчен бары тик газетага 2017 елның беренче яртыеллыгына язылып, квитанция күчермәсен редакциягә җибәрергә генә кирәк. Безнең адрес: 422080, Теләче авылы, Болынлык урамы, 6 а йорт. Моннан тыш, квитанцияләрнең күчермәсен безнең электрон адреска да эләргә мөмкин. Безнең электрон адрес: tulinf@rambler.ru...
-
1 декабрьгә кадәр салымнарны түләп бетерергә кирәк. Хат килмәсә нишләргә?
Бу көннәрдә район халкы салым түләү белән мәшгүль. Шунлыктан, район салым бүлегенә дә үзләрен кызыксындырган сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр саны көнләп түгел, сәгатьләп арта. Башка еллардан аермалы буларак, байтак кешегә почта аша салым түләү буенча белдерү кәгазе килмәде. Район буенча барлыгы 4800 уведомление халыкка таратылган. Ә хатларның исәбе 10 меңнән...
-
Төлкеләрне вакциналап безнең куркынычсызлыкны кайгырталар
Узган атнада район ветеринария хезмәткәрләре районыбыз биләмәсендә көн күрүче төлкеләрне кабат шоколад белән сыйладылар. - Монысы өченче, соңгы этап. Ел дәвамында районга 18 мең доза "Рабивак - 0 -333" дип исемләнгән вакцина кайтарылды. Ерткыч җәнлекләрне, дөресрәге, төлкеләрне вакцинацияләү өчен куела торган алдавыч шоколад - брикет эченә куелган вакциналы ампуладан гыйбарәт....
-
134нче номерлы эзләү-коткару частенең 21-1-01 номеры гамәлдән чыгарылды, яңа номер гамәлгә керде
Татарстан Республикасы буенча 134нче номерлы эзләү-коткару часте үзенең 21-1-01 номерының гамәлдән чыгарылуы турында хәбәр итә. Хәзер 01, ә кәрәзле телефоннан 884360 01-111 номерына шалтыратырга кирәк була.
-
Раяз Фасыйхов: Анимацияле клипны төшерү зур чыгымнар таләп итә (видео)
Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйховның "Алма кебек кызарма" җырына төшерелгән яңа клибы дөнья күрде. Клип татар эстрадасына чын мәгънәсендә яңалык алып килде: төп геройлардан кала, барлык персонажлар да уйлап чыгарылган! Хәер, бу хакта безгә Раяз үзе бәян итте. - Җыр шаян рухта булгач, клипны да үзенчәлекле итеп төшерәсе килде. Шәхсән...
-
Бозлавык аркасында Казан аэропорты вакытлыча ябылган
"Казан" халыкара аэропорты бозлавык аркасында вакытлыча ябылган. Бу хактагы хәбәр бүген иртән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең Кризислы хәлләрдә идарә итү үзәгенә җибәрелгән. Аэропорт диспетчеры мәгълүматына караганда, һава торышы шартлары начар булу сәбәпле, иртәнге 4.35 сәгатьтән аэропорт вакытлыча эшләүдән туктаган. Татар-информ
-
Казаклар авылында урнашкан Әҗекә чишмәсе үзара салым акчасына төзекләндерелде
Газетабызның алдагы саннарында без Олы Кибәхуҗа авылы янәшәсендәге тауда агып ятучы Наратлык чишмәсе белән Казаклар авылында урнашкан Әҗекә чишмәсенең үзара салым акчасына төзекләндерелүе турында язган идек. Соңгысы ремонттан соң шундый күркәм кыяфәт алды. Аны да Миссүәр Галимҗанов җитәкчелегендәге төзелеш һәм ремонт бригадасы егетләре төзекләндерде. Әҗекә чишмәсенең суы торбалар аша Казаклар,...
-
Олы Мәтәскәдән ирле-хатынлы фермер Вәлиуллиннар: "Арымасак без бит йоклый да алмыйбыз!"
Соңгы вакытта кайбер райондашларыбыз, хәзер мал асрау отышлы түгел дип, бердәнбер сыерын да сатып җибәрә. Ә менә районыбызның Олы Мәтәскә авылында яшәүче ирле-хатынлы Алмазия һәм Илнур Вәлиуллиннар хуҗалыгында бүген 25 савым сыеры, шулкадәр бозау бар. Әлбәттә, бу байлык Вәлиуллиннар хуҗалыгында кич ятып, иртән торганда гына барлыкка килмәгән. Әлеге байлыкны тудыру...
-
Теләче районы Пенсия фонды Ана капиталыннан 25000 сумны алу тәртибен өйрәтә
2016 елның 1 июленнән Ана капиталы сертификаты хисабыннан бер тапкыр бирелә торган 25000 сумны һәр гаилә үзе теләгәнчә файдалана ала. Пенсия фонды тарафыннан гаризалар 2016 елның 30 ноябренә кадәр кабул ителә, бу хокук Ана капиталы сертификатына 2016 елның 30 сентябренә кадәр ия булган гаиләләргә кагыла. Гаризаны Пенсия фонды бүлегенә килеп...
-
Юлларда сак йөрегез, көчле бозлавык!
Хөрмәтле райондашлар, бүген, 11 ноябрь көнне юлларда көчле бозлавыклар барлыкка килде. Шуңа күрә дә юлларда сак булыгыз. Руль артында йөргәндә тизлек режимын саклап, алай гына да түгел, тизлекне киметергә һәм акрын гына йөрергә киңәш ителә. Зур ихтыяҗ булмаганда машина белән юлга чыгу киңәш ителми. Җәяүлеләргә шулай ук аяк астына карап...