Аерылышкан парларга бары тик ике ел узгач кына кабат өйләнешергә рөхсәт итәчәкләр?!
Узган ел белән чагыштырганда, быелның 10 аенда Татарстанда өйләнешүчеләр саны 14 процентка кимегән. Татарстан министрлар кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева әйтүенчә, аерылышучылар саны арта бара. Аерылу процессын катлауландыру турында сүзләр күп йөрде.
Бу мәсьәләне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе дә мөһим көнүзәк мәсьәлә дип куйган иде. Гаиләләрне ныгыту өлкәсендә...