Теләче Информ

28 ноябрь 2016 яңалыклары

  • 28 ноябрь 2016 - 09:21
    Илназ Хәнәфиев, Нурзадә, Илгәрәй, Наил Табанаков һәм башка җыр һәм нәфис сүз осталары Ямбулат клубында грандиоз концерт куйды
    27 ноябрьдә Ямбулат клубында әниләр көне уңаеннан Илназ Хәнәфиев җитәкчелегендә "Гомер юлы " дигән концерт программасы күрсәтелде. Концертка керү ирекле, билетлар сатып алырга да кирәкми иде. Концертта аның дуслары - Нурзәдә, Әлфия Хабибуллина, Илгәрәй, Наил Табанаков, Ильфар Каюмов, Альбина Хайруллина, Булат Зыятдинов катнашты.Концерт программасы тирән эчтәлекле иде. Ямбулат халкы бик...
    307
    0
    0
  • 28 ноябрь 2016 - 08:46
    Районыбызда барган күпсанлы төзелеш эшләре турында кызыклы мәгълүмат
    Районыбыз елдан-ел танымаслык булып үзгәрә, матурлана. Заманча күп катлы йортлар, административ биналар төзелү белән Теләче зурая бара. 25 ел элек Теләченең үзәк урамында акшарланган кибетләр, агач бинада район мәгариф һәм пенсия хезмәткәрләре эшли иде. Теләченең үзендә бердәнбер балалар бакчасында сабыйлар тәрбияләнде. Хәзерге вакытта район үзәгендә өч заманча балалар бакчасы эшли....
    902
    0
    0
  • 28 ноябрь 2016 - 08:23
    Гыйлем - барлык эшләрнең нигезе, яки районыбыз мәгариф өлкәсендә дә алдынгы
    Районда барлыгы 46 мәгариф учреждениесе - 27 мәктәп, 17 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы исәпләнә. Ике өстәмә белем бирү учреждениесендә 1121 укучы шөгыльләнә. Мәктәпләрдә 246 югары белемле укытучы хезмәт куя. Педагогик хезмәткәрләрнең 80%ы квалификацион категориягә ия. 28 педагог «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнә. 14 педагог «РФ гомуми белем бирү...
    886
    0
    0
  • 28 ноябрь 2016 - 07:46
    Икмәк булса, җыры да була. Районыбызның авыл хуҗалыгы тармагындагы уңышлар турында
    Күптәнге, еш кабатлана торган әйтем булса да, ул бүген үзенең актуальлеген югалтмый. Районда уңган-булган халык яши. Без моны аеруча җәйге киеренке хезмәт чорында, Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көне уңаеннан үткәрелгән чараларда ачык күрәбез. Быел районыбыз басу-кырларының һәр гектарыннан 26,8 центнер уңыш җыеп алынды һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә иң нәтиҗәле...
    898
    0
    0
  • 28 ноябрь 2016 - 07:32
    Гаджетларны вакытыннан алда эштән чыгаруга китерүче 12 ХАТА
    Еш кына без телефоннарны ясый белми башладылар, дип зарланабыз. Ә бит барысына үзебез гаепле икән. Кирәкмәгән вакытта утка куябыз, сак тота белмибез... Телефон, планшет, ноутбукларыгыз озакка чыдасын дисәгез, түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз. 1. Телефоныгызның зарядкасы 10-20 %ка төшкәч кенә утка тыгарга кирәк. Искә төшкән саен электрда торган телефонның аккумуляторы тиз...
    1495
    0
    0
  • 28 ноябрь 2016 - 07:14
    Илназ Сафиуллин ресторанга эшкә урнашкан
    Татар эстрадасының романтик җырчысы Илназ Сафиуллин белән Казанның нәкъ үзәгендә, Бауман урамында очраклы рәвештә күрештек. Баксаң, Илназ данлыклы «Татар ашлары йорты»на эшкә урнашкан икән! Бу уңайдан һәм тормышындагы башка яңалыклары хакында әңгәмә корып алдык. - Илназ, биредә кем булып эшлисең? - «Татар ашлары йорты» - зур тарихка ия булган легендар...
    811
    0
    0
  • 28 ноябрь 2016 - 06:16
    Саба спорт комплексында "Саба таңнары" газетасы призына узган татарча көрәш бәйгесендә Теләче спортчылары да уңышлы чыгыш ясады (+ФОТОЛАР)
    19 ноябрь көнне Саба спорт комплексында "Саба таңнары" газетасы призына татарча көрәш бәйгесе үткәрелде. 1962 елдан башлап, 54 нче тапкыр үткәрелүче ярышта районыбыз көрәшчеләре дә катнашты һәм уңышлы чыгыш ясадылар. 80 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында бил алышкан Илдар Гыйниятуллин - беренче, Рәнис Галимуллин - икенче, 100 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында...
    309
    0
    0
Реклама