1 декабрь 2016 яңалыклары
-
Галошлар кыйссасы, яки җитди мәсьәлә турында шаян хикәя
Беркөнне бүләкләр, тәм-томнар алып, киленебезнең туган көненә, Теләчегә барырга җыендык. Бабай белән бер-беребезгә: "Кибетләргә, тегендә-монда кереп тормыйбыз, туры барабыз да, туры кайтабыз", - диештек. "Машинадан төшәсе түгел, кияргә-салырга да җайлы", - дип, бабай белән икебез дә ялтырап торган әби галошлары кидек. Өстәвенә, көн дә кояшлы, юл да яхшы, "ә" дигәнче...
-
Халык артистлары 1300000 кеше карап өлгергән «Татарка-Алтын» клибы турында нинди фикердә?
Бүген Интернет челтәрен «Татарка-Алтын» клибы «шаулатты» һәм «шартлатты»! Ира Смелаяның әлеге клибын ике көн дәвамында 1300000нән артык кеше карады. Җырның авторы Ильяс Гафаров әйтүенчә, Ира - Чаллы кызы, яртылаш татар. Хәзерге вакытта Санкт-Петербург шәһәрендә яши һәм «Татарские будни» дигән видеоблог алып бара. Клип Samsung оешмасы тарафыннан үткәрелүче клиплар бәйгесе өчен...
-
Кан тамырларын ромашка чистарта
Кан тамырларын түбәндәге рецепт чистарта: 100әр грамм ромашка, сары мәтрүшкә, үлмәс гөл (бессмертник), каен җиләге яфрагы һәм каен бөресен бергә кушабыз. Ике аш кашыгы катнашма өстенә 400 мл кайнар су салабыз да, термоска тутырып, төнгә калдырабыз. Ашар алдыннан көненә ике тапкыр 200әр мл. эчәбез. Дәваланыр алдыннан табиб белән киңәшләшегез. Шәһри...
-
Остеохондрозга каршы тоз белән май
Остеохондрозга каршы сыналган чара: егерме аш кашыгы чистартылмаган үсемлек маена (исле) ун аш кашыгы вак тоз (диңгез тозы да ярый) салабыз да яхшылап болгатабыз. Берничә көннән ак төстәге катнашма барлыкка килә. Һәр көн шул массаны авырткан урынга сылагыз да массаж хәрәкәтләре белән ышкыгыз. Баштагы көннәрдә ике-өч минут ышкыгыз, аннары һәр...
-
Теләче районы өчен декабрь аена намаз вакытлары
Теләче районы өчен декабрь аена намаз вакытлары Көн Иртәнге намаз Кояш чыга Өйлә намазы Икенде намазы Ахшам намазы Ястү намазы 1 06.15 07.45 12.00 13.22 15.10 17.06 2 06.16 07.46 12.00 13.21 15.09 17.05 3 06.18 07.48 12.00 13.21 15.09 17.05 4 06.20 07.50 12.00 13.20 15.08 17.04 5 06.21...
-
30 ноябрь көнне Иске Җөри урта мәктәбендә әниләргә багышланган бәйрәм чарасы үткәрелде
30 ноябрь көнне Иске Җөри урта мәктәбендә бердәнбер, иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешеләребез - әниләргә багышланган "Иң кадерлем, әнием" дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде. Без берничә көн алдан әниләргә чакыру - котлау кәгазьләре ясап тапшырдык. Бәйрәмебез матур җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды. Барлык әниләргә рәхмәт һәм хөрмәтләү сүзләре...
-
Баландыш төп мәктәбе укучылары К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә чыгыш ясады
29 нчы ноябрь көнне Баландыш төп мәктәбе укучылары Морат Галләмов, Зөлфәт Нәҗипов, Гадел Җаббаров, укытучылары Айгөл Сафина һәм Рушания Зәйнуллина җитәкчелегендә, бөек драматург, артист, режиссер К.Тинчуринның тууына 129 ел тулуга багышланган "Ул кабызган утлар балкышы" дип исемләнгән гала- концертта " Җырлы мизгел" номинациясе буенча уңышлы чыгыш ясап, диплом һәм истәлекле...
-
Өстәмә биш мең сум бирәчәкләр. Пенсия фонды район бүлегенең пенсияләр түләү, билгеләү төркеме җитәкчесе Алия Тимербаева белән шул турыда әңгәмә
Әйе, 2017 елның гыйнварында пенсия алучыларга өстәмә биш мең сум акча бирәчәкләр. 2016 елның 22 ноябрендә РФ Президенты Владимир Путин 385нче номерлы "Пенсия алучыларга өстәмә биш мең сум акча түләү турында"гы Федераль Законга кул куйды. Өстәмә акча кайчан һәм нинди тәртиптә биреләчәк? Әлеге сорауларга җавап табу өчен без Пенсия фонды...
-
1 - 11 декабрь көннәрендә "Теләче" газетасына ташламалы бәядән (525 сум 72 тиен) язылырга мөмкин
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте 1 декабрьдән 11 декабрьгә кадәр үзенең абунәчеләре арасында "Газета-журналларга язылу декадасы" үткәрә. Бу декада барышында 2017 елның яртысына "Теләче" газетасына да ташламалы бәядән 525 сум 72 тиеннән язылып калырга була. Хөрмәтле райондашлар! Мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйк, "Теләче" газетасына юнь бәядән язылып калыйк!