Теләче Информ

21 декабрь 2016 яңалыклары

  • 21 декабрь 2016 - 16:24
    Шәтке авылында яшәүче Фатыйма әбигә 95 яшь тулды. Тәбриклибез!
    Бүген Шәтке авылында яшәүче Фатыйма Зиннәт кызы Зиннәтовага 95 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов белән Шәтке авыл җирлеге башлыгы Фәрит Кадыйров һәм район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова котлады. Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Тәбрикләү хаты һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Фатыйма әбинең...
    551
    0
    1
  • 21 декабрь 2016 - 16:14
    Шәтке бозында 2016-2017 нче еллардагы кышкы хоккей сезоны ачылды (ФОТОЛАР)
    Хоккей һәм Шәтке авылы бер-берсеннән аерылгысыз төшенчә. Бу очракта Алмас абый Җәләев җитәкчелегендәге данлы "Гром" командасы тарихын искә төшерү дә җитә. Шуңа да 21 декабрь көнне яңа хоккей сезонының Шәткедә башлануы гаҗәп түгел. Сүз уңаеннан шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, СССР заманында Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән ярышларда җиңү яулаган әлеге команданың...
    362
    0
    0
  • 21 декабрь 2016 - 15:53
    Бүген, 21 декабрь көнне, Шәткедә яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
    Бүген Шәтке авылы халкы икеләтә шатлык хисләре кичерде. Аның беренчесе - тантаналы шартларда яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылса, икенчесе - Шәтке бозында 2016-2017 нче еллардагы кышкы хоккей сезоны ачылды. Тантананың икесендә дә муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов катнашты һәм шәткелеләрнең куанычлы мизгелләрен уртаклашты. Яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктын, Шәтке авыл халкы...
    383
    0
    0
  • 21 декабрь 2016 - 12:25
    Бүген, 21 декабрь көнне, Үзәк урта мәктәбе базасында “Ел укытучысы – 2017” бәйгесенең район этабының беренче туры булды (ФОТОЛАР)
    Районда "Ел укытучысы - 2017" бәйгесе башланып китте. Ел укытучысы исеменә лаек булу өчен берничә этапны узып, үзеңнең иң оста мөгаллим икәнлегеңне дәлилләргә кирәк. Әлеге бәйге кысаларында һәр мәктәп коллективы үз эшенең остасы булып танылган мөгаллимнәрне сайлап алды. Бүген, 21 декабрь көнне, Үзәк урта мәктәбе базасында әлеге бәйгенең район этабы...
    440
    0
    0
  • 21 декабрь 2016 - 12:11
    "Теләче" газетасына язылу төгәлләнеп килә, әле язылырга өлгермәүчеләргә ашыгырга кирәк, 2017 елда да бергә булыйк!
    Хөрмәтле райондашлар! Былтыргы абунәгә "Теләче"нең тагын берничә саны гына киләсе калды. Аннары, киләсе яртыеллык өчен 25 декабрьгә кадәр язылмаганда, район газетасы сезнең өйгә килүдән туктый. Вакытны кулдан ычкындырмыйча, хат ташучыны бүгеннән күрегез һәм язылганлыкка квитанцияләрне бәйгедә катнашу өчен безгә юллагыз. Бүләкләр сезне көтә. Шунысын да искәртеп үтәсе килә, "Әти-әниеңне һәм...
    376
    0
    0
  • 21 декабрь 2016 - 11:00
    Үзәк бистәсе мәдәният йорты янында ясап куелган кар сыннары белән танышабыз (ФОТОЛАР)
    Үзәк бистәсенең мәдәният йорты янында да кар сыннары, урман гүзәле пәйда булды. Кайсы оешмалар үз биләмәләрен кар сыннары белән бизәмәгән, ашыгыгыз. Яңа елга санаулы көннәр генә калып бара. Үзегезнең оешма яннарына, йорт каршына ясап куйган кар сыннарын фотога төшереп безгә дә юллагыз, без аны бар халыкка күрсәтербез. Эльмира ӘХМӘТҖАНОВА. Автор...
    1043
    0
    0
  • 21 декабрь 2016 - 10:20
    Олы Мәтәскә авылында яшәүче Зәйтүнә әби Әхмәтсафинага 90 яшь тулды. Тәбриклибез!
    Шушы көннәрдә Зәйтүнә Әхмәтсафина 90 яшен тутырды. Аны олы юбилее белән тәбрик итәргә Олы Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы Миннәхмәт Абдуллин, район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Фәридә Галимова, "Родник" халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комлекслы үзәк директоры Нияз Мортазин килде. Юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хаты һәм авыл җирлеге әзерләгән...
    389
    0
    0
  • 21 декабрь 2016 - 10:02
    Татарстан Президенты Татфондбанк клиентлары булган эшмәкәрләргә ярдәм итәргә йөкләмә бирде
    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәтенә "Татфондбанк" клиентлары булган эшкуарларга ярдәм итү чараларын булдырырга йөкләмә бирде. Президентның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу ярдәм кече һәм урта эшкуарларга ярдәм итү программасы кысаларында да күрсәтеләчәк. "Күрсәтелгән чаралар беренче чиратта кече һәм урта предприятиеләр эшчәнлеген тотрыкландыруга һәм алар үзләренең хуҗалык эшләрен дәвам итүгә...
    571
    0
    0
  • 21 декабрь 2016 - 08:24
    Гүзәл Уразова: «Президентыбызга «Татар җыры»ның икенче бүлеген күрсәтергә кирәк иде...» (видео)
    Салават Камалетдинов фотолары Бүгенге көндә татар эстрадасы артистларының башкару осталыгы, репертуары, сәхнә киеме, кыскасы, эстраданың бүгенге халәте бөтен татар җәмәгатьчелеген борчый. Халык та, җитәкчелек тә эстрадага кагылышлы үзгәрешләр, яңалык көтә. Бигрәк «Татар җыры»на зур өметләр багладылар. Миңа калса, фестивальдә бу үзгәрешләрнең башлануы тоелды: Гүзәл Уразова белән Радик Юльякшинның дуэт җырын...
    1097
    0
    0
  • 21 декабрь 2016 - 06:52
    «Гөлнурда яман шеш табалар, анысыннан да авыррагы — 24 ел бергә яшәгән ире гаиләсен калдырып китә…» [гыйбрәтле тормыш]
    Аның гомере гел көтүдән генә тора кебек. Бәхет көтеп… Балаларның исән-имин үсеп башлы-күзле булуын көтеп узган бит иң матур еллары. Читтә адашып йөргән газиз ярын - ирен көтеп унҗиде ел үтеп киткән. Ниһаять, ул кайткан. Уе-хыялы, гүяки, тыны белән тартып кайтаргандай кайтарган ул аны… //Сөембикә// Балтачка журнал укучылар белән очрашуга...
    838
    0
    0
Реклама