3 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Улы 14 елга төрмәгә утырган ана: «Улымның җинаятьче булуына һич кенә дә ышана алмыйм, ул бик нечкә күңелле бала»
Узган ел сәгать телләре уникегә якынлашып, Яңа ел җитеп килгәндә, әниемнең сеңлесе Шәмсинур апа да исән иде әле. Һәр елдагыча, 2016 елны да «Һәрбарчабызга исән-имин яшәргә язсын!» - дип, догалар укып каршы алган иде. Ләкин, нишләптер, алар кабул булмады. Апабызның гомере чәчәкле җәй көнендә, дөресрәге, төнендә явыз адәм кулыннан өзелде....
-
Россиядә җинаять өчен яңа төр җәза кулланыла башлады
Россиядә 1 гыйнвардан җинаять өчен яңа җәза гамәлгә керде - мәҗбүри йөкләнгән эшне башкару. Бу төр җәзага тартылган кешеләр дәүләт кушкан урыннарда эшләячәк, ә үзләре бу вакытта махсус төзәтү үзәкләрендә яшәячәк. Әлеге үзәкләрдә колонияләр белән чагыштырганда, шартлар җиңелрәк булса да, әмма шулай да ирекле йөрү тыелачак, дип яза "Российская газета"....
-
Кич белән 20 градуска кадәр суык булуы көтелә
Татарстан Республикасы территориясендә 2017 елның 3-4 гыйнварларында һава температурасы кич белән ул 18-20 градуска кадәр төшәчәк. Бу хакта Татарстанның гидрометеоүзәге хәбәр итә. Һава торышының кинәт суытуы белән бәйләп Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы түбәндәгеләрне киңәш итә: - әһәмияте зур булмаган очракта шәхси автотранспортка утырып юлга чыкмаска; - сәяхәттә юл кырында ялгыз...