23 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Айдар авылында зур концерт үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
21 гыйнвар көнне «Моңнар агыла туган якта" халык иҗаты һәм "Талантлы яшьләр - халкыбыз горурлыгы" дип исемләнгән яшьләр халык иҗаты сәнгате фестивальләре кысаларында узган концерт турында чын мәгънәсендә шулай дияргә мөмкин. Шунысы сөенечле, ул зур әзерлек белән үтте. "Көтү каршылаганда" һәм "Кыз урлау" театраль күренешләре генә дә ни тора?! Айдарда...
-
Әбде авылы клубында узган “Талантлы яшьләр - халкыбыз горурлыгы” исемле концерттан ФОТОЛАР
Авыл мәдәният йортларында "Талантлы яшьләр - халкыбыз горурлыгы" дип исемләнгән яшьләр алык иҗаты фестивале концертлары башланып китте. Мәсәлән, 21 гыйнвар көнне тәүге концертлар Әбде һәм Айдар авыллары клубларында узды. Әбделеләр аны "Посиделки у Дуняши" фольклор күренеше белән башлап җибәрде. Кич утыру театраль күренешен кыска, җыйнак, әмма бай эчтәлекле концерт программасы...
-
Минтимер Шәймиевнең оныгы Камилә: “Дәү әти оныкларын тырыш һәм җаваплы булырга өйрәтте" [интервью]
Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең оныгы Камилә Шәймиева дәү әтисенең юбилее алдыннан "Шәһри Казан" газетасына эксклюзив әңгәмә бирде. - Камилә ханым, балачактан дәү әтиегез Минтимер Шәрипович белән бәйле иң якты хатирәләрегезне барлыйк әле. - Дөрестән дә, балачагымның иң якты, җылы истәлекләре яраткан дәү әтием белән бәйле. Эше никадәр генә тыгыз...