27 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
26 гыйнвар көнне Олы Нырсы авыл җирлегендә халык җыены булып узды (ФОТОЛАР)
26 гыйнвар көнне Олы Нырсы авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Әлеге авыл җирлегенә алты авыл керә. 2016 ел ахырына билгеле мәгълүматлар буенча, 816 кеше гомер итә, 286 йорт исәпләнә. 206 елда авыл җирлегендәге демографик хәлгә килгәндә, саннар сөенерлек түгел - ел дәвамында 4 сабый дөньяга килсә, вафат булучылар саны...
-
27 гыйнвар көнне район хакимият бинасында үткән киңәшмәдә ни турыда сөйләшкәннәре билгеле булды
27 гыйнвар көнне муниципаль район Советының утырышлар залында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, ферма мөдирләре, зооветеринария белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашында киңәшмә булып үтте. Муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов җитәкчелегендә узган киңәшмәдә 2016 елдагы терлекчелек өлкәсендә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды, 2017 елга бурычлар билгеләнде. Әлеге көн тәртипләре...
-
"Татавтодор”ның Арча филиалы Теләче участогы хезмәткәрләре юлларны ничек чистарта? РЕПОРТАЖ
Районыбыз биләмәсендәге юллар челтәренең гомуми озынлыгы 350 чакрым тәшкил итә. Әлеге юлларга ачык типтагы "Татавтодор" җәмгыятенең Арча филиалы (республикада шундый ун филиал бар) Теләче участогы хезмәт күрсәтә. Елның теләсә-кайсы фасылында да юлларда хәрәкәт тукталмый, куркынычсызлык кимеми. Әмма кыш аеруча игътибарлылык, сакчыллык, уяулык сорый. Теләче юл хуҗалыгы хезмәткәрләре юлларны кышкы чорда...
-
Бу көннәрдә район ветеринария берләшмәсе табиблары күмәк хуҗалыкларда тояк авыруларына каршы көрәш алып бара
Бу көннәрдә район ветеринария берләшмәсе табиблары күмәк хуҗалыкларда тояк авыруларына каршы көрәш алып бара. Әлеге фоторәсемне без узган атнада җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" ширкәтенең Казаклар сөтчелек фермасында төшереп алган идек. Аңарчы, декабрьдә, гыйнвар ае башында, үз эшләренең осталары җаваплылыгы чикләнгән "Теләче Агро" ширкәте сөтчелек комплексларында хезмәт күрсәткән иде. - Кызганыч, артык...
-
26 гыйнвар көнне 2002-2005 елда туган егетләр арасында Теләче хоккей лигасының чираттагы ярышлары булып үтте
26 гыйнвар көнне 2002-2005 елда туган егетләр арасында Теләче хоккей лигасының ярышлары булып үтте. Шәткенең хоккей тартмасында Шәтке һәм Олы Мишә мәктәпләре очрашты. 9:0 исәбе белән Шәтке мәктәбе укучылары җиңде.
-
26 гыйнвар көнне Теләче үзәк китапханәсенең уку залында язучы Дания Гайнетдинова белән очрашу кичәсе узды (ФОТОЛАР)
26 гыйнвар көнне Теләче үзәк китапханәсенең уку залында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Бердәмлек илләре рәссамнар берлеге әгъзасы, якташ язучы, журналист, рәссам Дания Гайнетдинова белән очрашу кичәсе узды. Дания Гайнетдинова чын мәгънәсендә табигать баласы. Бу аның иҗатында - хикәя-парчаларында, шигырьләрендә һәм рәсемнәрендә ачык чагыла. Безгә ул якташыбыз, Тиләҗе һәм күрше-тирә авылларның,...
-
28 гыйнвар көнне Теләче чаңгы базасында чаңгы ярышы буенча район беречелеге узачак
28 гыйнвар көнне Теләче чаңгы базасында оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләре һәм гомуми белем бирү мәктәпләре командалары арасында чаңгы ярышы буенча район беренчелеге узачак. Теркәлү вакыты 9.00 сәгатьтә. Спорт чарасын ачу тантанасы 11.00 сәгатьтә. Ярышларда яшүсмер кызлар, егетләр, ир-егетләр, хатын-кызлар һәм җитәкчеләр көч сынашачак.
-
Теләче авылыннан Вахит абый үз куллары белән трактор ясаган (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Вахит абый Сөнгатовның оста эретеп ябыштыручы, токарь һәм слесарь икәнен ишетеп, күреп белә идем. Әмма аның үзе ясаган тракторын күргәнем булмады. Җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" ширкәте баш инженеры Рөстәм Шакирҗанов: "Безнең Вахит абый трактор ясаган, кереп карап чык әле, үзең дә шаккатырсың," - дип кызыктырып куйгач, түзмәдем, Теләче авылында яшәүче Вахит...