6 февраль 2017 яңалыклары
-
«Төтенгә буылып, ишекне таба алмаган, үлмәгән дә булыр иде» (ФОТО)
Янгын телләре бигрәк усал соңгы вакытта. «Кызыл әтәч» йорт-җирне генә түгел, хуҗаларын да үзе белән алып китә, Алла сакласын! Питрәч районы Күн авылында да кичә агач өйдә янгын чыга. Нәтиҗәдә, 44 яшьлек Илнур Галиәхмәтов төтенгә буылып җан бирә. Илнур - өченче төркем инвалид, аксап йөри. Беркайда да эшләмәгән. Тору урыны...
-
Олы Мәтәскәдә мөнәҗәт әйттеләр, шоу күрсәттеләр
"Талантлы яшьләр - районыбыз горурлыгы" дип исемләнгән яшьләр халык иҗаты сәнгать фестивале концертлары дәвам итә. Аның чираттагыларын без-район мәдәният бүлеге җитәкчелегендәге жюри әгъзалары, авыл халкы белән берлектә, 4 февраль көнне, Олы Мәтәскә авыл мәдәният йортында тамаша кылдык. Баландышта, Әбдедә узган тамашаларны "Нәркис", "Движение" бию төркемнәреннән башка күз алдына китереп булмаса,...
-
Чаңгы ярышына чыгабыз
11 февраль көнне районда "Татарстан чаңгы юллары" дип исемләнгән чаңгы ярышы үтәчәк. Әлегедәй зур спорт бәйрәме Теләче чаңгы шуу базасында үткәрелә. Бәйгене мәктәп укучылары башлап җибәрәчәк. Соңыннан, өлкән яшьтәгеләр үзләренә тиешле чакырымнарны узачак. Мәктәп укучыларын теркәү вакыты 8.30 да, өлкән яшьтәге районыбыз халкы өчен 9.30 булачак. Чаңгы ярышы сәгать 11.00...
-
Медаль белән бүләкләнделәр (ФОТОЛАР)
Хәтерләсәгез, узган елның 1 июленнән 15 августына кадәр илебездә 2 нче Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу кампаниясе булып үтте. Әлеге кампания агросәнәгать комплексындагы хәлләргә реаль бәя бирергә, әлеге өлкәнең потенциаль үсеш мөмкинлекләрен барларга, ахыр чиктә, әлеге тармакның үсеш стратегиясен әзерләргә ярдәм итәчәк. Шунысы сөенечле, әлеге дәүләткүләм әһәмиятле эшне районыбыз сан...
-
Бәхетемне чит гаиләдә таптым
Ниләр генә күрми адәм баласы?! Әмма барыбер сер бирми, ничек тә яшәргә тырыша. Казанда яшәүче Наилә апа Гарифуллина сөйләгәннәрне ишеткәч, дөньяга бөтенләй башкача карый башлыйсың. Наилә апа тумышы белән Балтач якларыннан. Казанга килеп урнашканда аңа 20 яшь чамасы була. "Мәктәпне бетергәч, ике ел авылда сыер саудым. Аннан соң, туганнарым үгетләгәч,...
-
Олы Тиләҗе авылында янә хоккей ярышлары(ФОТОЛАР)
4 февраль көнне Олы Тиләҗе авылы хоккей командасы оешуга 15 ел тулу уңаеннан авылда хоккей турниры үткәрелде. Бу көнне биредә яраткан командасы өчен көч бирергә килүче олысы да, кечесе дә казанда пешкән пылау, әле яңа гына табадан төшкән коймак, кайнар чәй белән сыйланды. Дүрт команда үзара көч сынашкан ярыш көне...
-
Бакча мөдире баланы кара яндырганчы кыйнаган?
Бала туу шатлыгыннан соң ук, әти-әниләр каршына бер кочак проблемасы да килеп баса. Бакчага урнаштырасы, түгәрәкләргә йөртәсе, тәрбияче белән уртак тел табасы, җитәкчелеккә ярыйсы бар. Соңгылары бигрәк тә үзәккә үтә. Башкортстанның Иглин районы Турбаслы авылы балалар бакчасы мөдире Гөлнур Вәлиева белән Нәркәс Кадырбаева арасыннан да кара мәче үткән, әнә. Нәркәс...