14 февраль 2017 яңалыклары
-
Гашыйклар көнендә иң оригиналь гамәл нинди?
Соңгы елларда яшь парлар арасында бер-берләренә оригиналь һәм үзенчәлекле итеп мәхәббәт аңлату формасы популярлашканнан-популярлаша бара. Ә 14 февраль - Гашыйклар көнендә исә сөйгән ярларына сюрприз ясарга теләүчеләр бермә-бер арта. Кагыйдә буларак, нәкъ менә шушы көнне күп парлар бер-берләрен мәңге яратырга сүз бирешә. Алар әлеге истәлекле мизгелне эмоциональрәк һәм үзенчәлеклерәк итәргә...
-
Илсөя Бәдретдинова: «Илфак миңа проект буларак караган, ә мин аны яраттым…»
Җырчы Илсөя Бәдретдинованың тормышында әлегә барысы да ятышлы түгел икән. Ник дигәндә, ул тормыш иптәше Илфак Шиһапов белән аерылу процессын гына түгел, җырларын бүлешү эшен дә алып бара. Белүебезчә, Илфак Шиһапов махсус Илсөя Бәдретдиновага язып бирелгән җырларын хәзер аңа башкарырга рөхсәт итми. Үзенең яңа программасы белән чыгыш ясарга әйтә. «Үземнең...
-
Хуш килгәнсең икән, нишлим соң?!
Хуш килдең син бигрәк күңелемә, Сызып ташлый алмыйм бу хисем. Инде әзер үзем газапларга, Белмим менә үзең ни дисең? Мин әзермен барлык сынауларга, Ә син ни уйлыйсың бу минут? Кыен бит ул билгесезлек уты, Йөрүләре тоташ ут йотып? Хуш килдең шул,сөюеңдә килдең, Кире китмәс булып җанымнан. Бер сүзеңдә яшим, ике...
-
Районыбыз егетләре Зәй шәһәреннән янә җиңү белән кайтты
9-11 февраль көннәрендә Зәй шәһәрендә "Ватаным Татарстан" газетасы тарафыннан үткәрелеп килүче герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә татарча көрәш буенча республикакүләм ярышлар булып үтте. Анда 49 командадан 378 көрәшче бил алышты. Анда районыбыз көрәшчеләре дә катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады. Шәхси беренчелектә 70 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында көч сынашкан Артур Зөлкәрнаев (Теләче)...
-
Һава торышы начарланды, юлларда сак булыгыз
(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Казанда һава торышының үзгәрүе сәбәпле юллардагы вазгыять начарланып китте. Көчле буран юл-транспорт һәлакәтләре һәм бөкеләр тудырды. «Яндекс. Бөкеләр» сервисы мәгълүматлары буенча Казан юлларында тыгынлык 7 баллга җитте. Иң зур бөке Җиңү проспектында академик Сахаров урамыннан Өченче транспорт дамбасына кадәр күзәтелә. Бу бөке һәлакәт булу нәтиҗәсендә барлыкка...
-
Нырсы яшьләре сәхнә тота
Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә үткәрелүче "Моңнар агыла туган якта" дип исемләнгән халык иҗаты сәнгать фестивалендә халкыбызның милли йолалары, гореф-гадәтләре пропагандаланып, үсеп килүче яшь буын күңеленә күчерелсә, "Талантлы яшьләр - районыбыз горурлыгы" дип аталган яшьләр халык иҗаты сәнгать фестивалендә яшь талантларыбыз барлана. Олы Нырсы авыл мәдәният йортында яшьләр...
-
Теләче хәзрәтләре мөфти hәм баш казый өчен тавыш бирделәр
(Казан, 13 февраль, "Татар-информ"). Бүген Арча мөхтәсибәтендә өч район имамнары катнашында үткәрелгән җыелышта Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Җәлил хәзрәт Фазлыев кандидатуралары мөфти һәм баш казый вазыйфаларына тәкъдим ителде. Әлеге тәкъдимне Арча, Әтнә, Теләче хәзрәтләре хуплап чыкты, дип хәбәр итә Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Мәгълүм булганча, Камил хәзрәт...
-
Гашыйклар көнендә яңа гаилә туа
Мәхәббәт - дөньяда булган иң изге, иң матур хисләрнең берсе. Һәр йөрәк аны үзенчә аңлый, үзенчә кабул итә. Бүген, эчке тойгыларны, йөрәк түрендәге саф хисләреңне бердәнбереңә аңлату өчен менә дигән форсат. Яратып, яратылып яшәгез дуслар! Бүген, 14 февраль гашыйклар көнендә Теләче муниципаль районы гражданлык актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Әнисә Тимерханова...
-
Үзәк бистәсеннән Нәкыйф Шәрәфиев: “Рассаданы кар белән утыртсагыз, оттырмассыз”
Бакчачының урак өсте кайчан башлана дип уйлыйсыз? Февральдә! Теләче районы Үзәк авылында яшәүче һәвәскәр бакчачы Нәкыйф абый Шәрәфиев без килгәндә рассадага туфрак әзерләү белән мәшгуль иде. Карагандада туып, Саба районының Оет авылында үскән егет яшьтән үк бакчачылык белән җенләнә. Бүген исә аның алтын киңәшләренә авылдашлары, тирә-як халкы гына түгел, бөтен...
-
Түбән Кама мәктәбендә травматик пистолеттан яраланган укучының күзенә операция ясаганнар
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Казанда республика клиник хастаханәсенә китерелгән Түбән Кама мәктәбе укучысы җитди җәрәхәт алган, дип хәбәр итте «Татар-информ»га клиник хастаханәнең матбугат сәркатибе Светлана Шканова. Хәзерге вакытта үсмергә рентген-тикшерү, компьютер томография ясалган. Яралары тегелгән. Табиблар булачак операция буенча консилиум үткәрә. Операциядән соң дәвалану үтәсе була. Искәртеп үтик, «Татар-информ»да Түбән...