Теләче Информ

20 февраль 2017 яңалыклары

  • 20 февраль 2017 - 11:39
    18 февраль кичендә Югары Кибәхуҗа авылы үзешчәннәре халыкны ял иттерде. КОНЦЕРТТАН ФОТОЛАР
    18 февраль кичендә бер юлы өч авылда концерт узды, дигән идек. Шуларның соңгысы - өченчесе Югары Кибәхуҗа мәдәният йортында узды. Бик матур, уен-көлкегә, җырга-моңга бай тамаша булды ул. Концерттан фотоларны сез дә карап узыгыз. Фәнил НИГЪМӘТҖАНОВ фотолары
    377
    0
    0
  • 20 февраль 2017 - 11:33
    18 февраль көнне Максабашта да концерт гөрләде. ФОТОЛАР
    18 февраль концертларга бик бай булды. Бу көнне Үзәк бистәсендә һәм Югары Кибәхуҗа авылында гына түгел, Максабашта да халык игътибарына җырлы-биюле тамаша күрсәтелде. Әлеге концерттан фотоларны карап узыгыз. Фәнил НИГЪМӘТҖАНОВ фотолары
    439
    0
    0
  • 20 февраль 2017 - 11:24
    18 февраль көнне Үзәк мәдәният йортында булып узган концерттан ФОТОЛАР
    Районыбызда баручы "Моңнар агыла туган якта" һәм "Яшьләр - районыбыз горурлыгы" дип исемләнгән халык фестивальләре кысаларында концертлар дәвам итә. Концертның чираттагысы Үзәк бистәсендә 18 февраль кичендә гөрләде. Үзәклеләр әлеге концерт белән бар халыкны шаккаттырды, бик матур тамаша булды ул. Әлеге концерттан фотоларны сез дә карап узыгыз. Фәнил НИГЪМӘТҖАНОВ фотолары
    438
    0
    0
  • 20 февраль 2017 - 11:16
    Шәтке авылында узган концерттан ФОТОРЕПОРТАЖ
    17 февраль көнне Шәтке авылында да зур концерт булып узды. Авыл яшьләре үзләренең җырга-биюгә булган осталыкларын килгән халык һәм жюри әгъзалары алдында исбатлап күрсәтте. Шәтке авылы мәдәният йортында төзекләндерү эшләре бару сәбәпле әлеге концерт мәктәп бинасында узды. Фәнил НИГЪМӘТҖАНОВ фотолары
    483
    0
    0
  • 20 февраль 2017 - 11:06
    17 февраль көнне Олы Кибәхуҗа үзешчәннәре куйган концерттан ФОТОЛАР
    17 февраль көнне Олы Кибәхуҗа мәдәният йортында авыл үзешчәннәре матур концерт куйдылар. Сезнең игътибарга шул концерттан фотолар тәкъдим итәбез. Фәнил НИГЪМӘТҖАНОВ фотолары
    438
    0
    0
  • 20 февраль 2017 - 10:55
    19 февраль көнне Иске Җөри хоккей тартмасында уздырылган хоккей ярышларыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
    19 февраль көнне Иске Җөри авылында хоккей турниры үткәрелде. Ярышларның ачылыш тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альфред Шәйдуллин, Теләче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе җитәкчесе Динар Гыйниятуллин, Иске Җөри авыл җирлеге башлыгы Раил Мараков катнашты. Уеннарны тамаша кылырга килүчеләр чәй һәм пылау белән сыйланса, хоккейчылар мәктәптә...
    380
    0
    0
  • 20 февраль 2017 - 10:44
    Казан-Шәмәрдән юлында Мәтәскә борылышы янында юл-транспорт һәлакәте булган. Корбаннар да бар...
    18 февраль көнне Казан-Шәмәрдән юлының 68 нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте булган. Ике җиңел машина ("MITSUBISHI ASX" һәм "TOYOTA LAND CRUISER 150 " маркалы автомобильләр) бәрелешкән. Урынга ашыгыч медицина ярдәменең 2 фельдшер бригадасы килгән. Җиңел машиналар бәрелешү аркасында7 кеше зыян күргән, ашыгыч ярдәм хезмәте килгәнче, 2 кеше һәлак булган. Аларның берсе...
    682
    0
    0
  • 20 февраль 2017 - 07:50
    Райондашыбыз Ирек Илгизәр улы Галәвиев Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
    Татарстан Республикасы икътисады банк секторы өлкәсендә куйган намуслы һәм фидакарь хезмәте өчен "Ак барс банк"ның Теләчедәге өстәмә офисының клиентлар белән эшләү буенча белгече Ирек Илгизәр улы Галәвиев Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Әлеге бүләкне иясенә "Эшлекле шимбә" киңәшмәсендә муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов белән муниципаль район башкарма...
    406
    0
    0
  • 20 февраль 2017 - 07:49
    Райондашыбыз Гөлфия Әгъламетдин кызы Сәйфуллина Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде
    Озак еллар дәвамында җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруда һәм җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне чишүдә куйган намуслы һәм фидакарь хезмәте өчен Теләче авыл җирлеге хисапчысы Гөлфия Әгъламетдин кызы Сәйфуллина Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Әлеге бүләкне иясенә "Эшлекле шимбә" киңәшмәсендә муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов белән...
    425
    0
    0
  • 20 февраль 2017 - 07:10
    "Ак Барс" быел да плей-оффта беренче булып "Салават Юлаев" белән уйнаячак
    Атна азагында, 18 февральдә, Континенталь хоккей лигасында даими чемпионатны төгәлләдек. Шулай итеп, 16 команда Гагарин кубогы өчен көрәшне башлый - конференцияләрдә 1/4 финал раунды бер команданың дүрт җиңүенә кадәр дәвам итәчәк. Чама белән тагын ике айдан Гагарин кубогы иясен беләчәкбез. Быел ул тугызынчы мәртәбә уздырыла. Финалның беренче матчы 8 апрельгә...
    1538
    0
    0
  • 20 февраль 2017 - 06:30
    Теләче муниципаль район башлыгы ИЛДУС ФАТИХ УЛЫ ЗАРИПОВНЫ 50 яшьлек юбилее белән тәбриклибез!
    20 февраль көнне Теләче муниципаль район башлыгы ИЛДУС ФАТИХ УЛЫ ЗАРИПОВНЫҢ 50 яшьлек юбилее. Хөрмәтле Илдус Фатихович! Сезне 50 яшьлек юбилеегыз белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Район башлыгы булып эшкә килүегезгә биш ел вакыт үтеп китте. Шул дәвердә Сез үзегезне таләпчән, кешелекле җитәкче итеп таныттыгыз. Нинди генә...
    411
    0
    0
  • 20 февраль 2017 - 06:07
    Татарстанда авыл клубларын төзү буенча эш дәвам итә
    17 февраль мәгълүматлары буенча Татарстанда авыл клубы төзү буенча 31 объектның 23 ендә төзү эшләре алып барыла. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте, дип белдерә Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар...
    671
    0
    0
  • 20 февраль 2017 - 06:05
    1 мартта Татарстанның барлык мәктәпләрендә «Табигать дәресе» узачак
    1 мартта Татарстанның барлык мәктәпләрендә һәм гимназияләрендә «Табигать дәресе» узачак. Ул Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елына багышлана. Бу хакта Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Дәрестә укучыларга викторина һәм уен формасында табигатькә сак карашның мөһимлеге турында җиткерәчәкләр. Казан шәһәренең 3нче гимназиясендә интерактив экологик уенны укучыларга...
    547
    0
    0
  • 20 февраль 2017 - 06:02
    Кукмара районы юлында кирпеч төялгән «КАМАЗ» машинасы янган
    Кукмара районында юлда хәрәкәт иткән вакытта йөк төялгән «КАМАЗ» машинасына ут капкан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерде. Гадәттән тыш хәл 18 февраль иртәсендә Кукмара - Балтач трассасында булган. Автомобиль трассасында хәрәкәт иткән вакытта 18 тонна кирпеч төялгән «КАМАЗ» машинасына...
    659
    0
    0
  • 20 февраль 2017 - 05:59
    Жәлләп түгел, яратып чыктым (ЯЗМЫШ)
    - Очрашып йөри башлагач ук, үзенә әйттем, ди Гүзәлия, - мин сине жәлләмим, өйләнешә калсак, таләпләрем дә сау-сәламәт ир-атка кебек булачак, дидем. - Ранил, үзең дә бит мине жәлләгән кешегә түгел, үзенә тиң күрә торган кешегә өйләнәсе иде дигән идең. Теләгең кабул булган икән бит, - дим. ...Газета укучыларыбыз бәлки...
    758
    0
    0
Реклама