23 февраль 2017 яңалыклары
-
23 февраль 2017 - 18:25Баландыш төп мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Алмаз Җаббаров ТР мәгариф хезмәткәрләренең Кышкы спартакиадасында 2 урын яулады18 февральдә Актаныш районының «Актаныш» спорт комплексында Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең 2017 елгы Кышкы спартакиадасы финалы булып узды. Спартакиадада мең ярымлап кеше - 45 муниципаль районнан укытучылар, мәктәп директорлары, мәгариф бүлекләре һәм идарә җитәкчеләре, шулай ук мәгариф министрлыгы хезмәткәрләре катнашты. Алар чаңгы эстафетасы, тимераякта узышу (шорт-трек), хоккей, волейбол, өстәл теннисы, аркан...
-
23 февраль 2017 - 18:23Районыбызның мәгариф бүлеге мөдире җитәкчелегендәге делегация Әлмәттә узган ТР Фән һәм мәгариф министрлыгының коллегия утырышында катнашып кайтты21 февраль көнне Әлмәт шәһәрендә Республиканың фән һәм мәгариф министрлыгының коллегия утырышы булып узды. Коллегиядә фән һәм мәгариф министры Э.Фәттахов, республиканың югары уку йортлары ректорлары, районның мәгариф бүлеге мөдирләре һәм мәгариф, спорт һәм өстәмә белем бирү өлкәсе вәкилләре катнашты. Безнең районнан исә, мәгариф бүлеге мөдире Н.В. Карпова, мәктәп директорлары, өстәмә...
-
23 февраль 2017 - 18:20Теләченең беренче номерлы балалар бакчасына йөрүче сабыйлар әтиләрен һәм бабаларын бәйрәм белән тәбрикләде23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында, кадерле әтиләребез һәм хөрмәткә лаек бабаларыбызны котлап, зурлар төркеме белән мәктәпкә әзерлек төркеме балалары зур бәйрәм оештырды. Балаларның шат авазыннан гөрләп торган залда әтиләр дә сынатмадылар - биеделәр, табышмакларга җаваплар бирделәр, төрле уеннарда бик теләп катнаштылар. Соңыннан нәниләр...
-
23 февраль 2017 - 18:1225 февраль көнне Әбде авылында "Масленица" бәйрәме үтәчәкХөрмәтле дуслар, 25 февраль көнне Әбде авылында "Май чабу" ("Масленица") бәйрәме үтәчәк. Әбделеләр сезне әлеге бәйрәмгә чакыра! Бәйрәм 12.00 сәгатьтә башланачак.
-
23 февраль 2017 - 18:04Олы Кибәхуҗа балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелде22 февраль көнне Олы Кибәхуҗа балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелде. Бәйрәмгә балаларның әтиләре килде. Балалар әтиләренә "Теремкәй" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Шуннан соң әтиләрен бәйрәм белән котлап шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, җырладылар. Әтиләребез төрле конкурсларда катнаштылар: армиягә багышланган сорауларга җавап бирү, мәкальнең азагын табу, табышмакларга җаваплар табу, балалар ясаган "әти"...
-
23 февраль 2017 - 05:59Клиентам банков, приостановивших операционную деятельность, окажут правовую поддержкуКлиентам банков, приостановивших операционную деятельность, будет оказана правовой поддержка, сообщает пресс-служба Министерства экономики РТ. В Торгово-промышленной палате Республики Татарстан по адресу: г. Казань, ул. Пушкина, 18 в рабочие дни с 10.00 до 16.00 будет работать специальная консультативная группа. Телефон горячей линии: (843) 524-90-90.
-
23 февраль 2017 - 05:0023 февраль – Ватанны саклаучылар көне. Бәйрәм белән тәбриклибез!Хөрмәтле райондашлар! Бу бәйрәмне без - Гражданнар, Бөек Ватан сугышында аямыйча кан койган, Ватан азатлыгы өчен зур батырлыклар күрсәткән ата-бабаларыбызны искә алу, хәрбиләрне, Ватанны саклаучыларны, тыныч тормышта фидакарь хезмәте белән ил куәтен арттыруга, аның иминлеген ныгытуга лаеклы өлеш кертүчеләрне хөрмәтләү көне буларак билгеләп үтәбез. Катлаулы чорда яшәсәк тә, бүген Россия...