25 февраль 2017 яңалыклары
-
Татарстан синоптиклары буран һәм көчле җил турында кисәтә
Татарстан синоптиклары республикада, шул исәптән Теләче районында да һава торышы бозылуы турында кисәтә. Төнлә һәм 26 февраль көнне иртән республика буенча урыны белән, шул исәптән Теләчедә дә, көньяк-көнбатыш һәм көнбатыш җилнең көчәюе көтелә. Аның тизлеге 15 м/с кадәр җитәчәк. Бураннар күз күремен 1-2 км кадәр киметәчәк. Юлларда урыны белән көчле...
-
Элвин Грей яраткан кешесе булу-булмавы турында серне чиште (ИНТЕРВЬЮ)
«Элвин Грей концертына барсаң, ел буена җитәрлек дәрт-дәрман, күтәренке кәеф аласың» дигән сүзләрне соңгы арада еш ишетергә туры килгәнгә, аның иҗаты белән якынанрак танышу теләге туды. Уңай форсат та чыгып тора: җырчы шушы көннәрдә Башкортстанның Октябрьский шәһәренә концерт белән килде. ... Концерт көнне музыка колледжы бинасы халык белән шыгрым тулы...
-
Казанда каз иномарканың алгы пыяласын үтәли тишкән
Казанда автомобиль һәм каз катнашы белән юл һәлакәте булган. Бу хакта социаль челтәр белән кулланучылар хәбәр итә. Вакыйга бер көн элек кич белән булган. Каз "Мерседес" автомобиленең алгы пыяласына килеп бәрелгән. Һәлакәт нәтиҗәсендә кош һәлак булган. Очракның килеп чыгу сәбәпләре тикшерелә. Татар-информ