19 март 2017 яңалыклары
-
17-18 март көннәрендә "Батыр" спорт комплексында Салават Фәтхетдинов призына узган көрәш ярышларыннан ФОТОЛАР
17-18 март көннәрендә "Батыр" спорт комплексында Татарстанның халык, Россиянең, Башкортстан Республикасының атказанган артисты, автоспорт буенча халыкара класслы спорт остасы Салават Зәки улы Фәтхетдинов призына 2001 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге малайлар һәм яшүсмерләр арасында татарча көрәш буенча республикакүләм ачык турнир булып үтте. Анда 15 районнан 18 команда, 227 яшь...
-
Үзен детдомда калдырып киткәннәрен ишеткәч, баланың күзләре шар булды... (ЯЗМЫШ)
Мин сиңа гашыйк булыр идем... Бу сүзләрне Балык Бистәсендә яшәүче Фәридә ханым Шәриповага улы Руслан туган көне белән котлаганда әйткән. Дөрес, аның "әгәр син 11 яшьтә булсаң" дигән шарты да бар, чөнки малайга 12 генә яшь. Русланның әнисенә ничек итеп бүләк алганын да сокланып, яратып искә төшерәләр. Мәктәптән кайтышлый чәчәк...
-
Казанда маска кигән бандитларның «Алтын» сәүдә үзәген талау моменты ВИДЕОга эләккән
«Алтын» сәүдә үзәге таланганнан соң җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итте «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте. Җинаять эшләре «Хулиганлык», «Мөлкәткә алдан уйлап зыян китерү» маддәләре буенча кузгатылган. Җинаять эшләрен тикшерү Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохоринның аерым контролендә башкарыла. Татар-информ
-
Урта Мишә авылы үзешчәннәре Мамалай авылында чыгыш ясап кайтты (ФОТОЛАР)
Мамалай авыл клубында үткән "Хуш киләсең Нәүрүз!" дип исемләнгән бәйрәм кичәсендә Урта Мишә авылы узешчәннәре чыгышыннан фотокүренешләр.