27 март 2017 яңалыклары
-
Әлки районында хәрәкәт вакытында «КАМАЗ» яна башлаган
Татарстанның Әлки районында хәрәкәт вакытында «КАМАЗ» яна башлаган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Татарстан буенча Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсе матбугат үзәгендә. Хәрәкәт вакытында йөк машинасы кабинасында электр челтәреннән ут кабына. Пассажирлар ярдәмсез эвакуацияләнә. Янгын сүндерүчеләр юл-транспорт һәлакәте урынын чикләп, 4 квадрат метр мәйдандагы янгынны сүндергән. Зыян күрүчеләр юк.
-
Түбән Кама шәһәрендә үткән Республика күләм самбо ярышларында Теләче полиция командасы 1 урын яулады
24 март көнне Түбән Кама шәһәрендә һөнәри бурычларын үтәгәндә һәлак булган полиция хезмәткәрләре истәлегенә самбо ярышлары булып узды. Республика күләм бәйгедә Теләче полиция бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты һәм зур уңышларга иреште. 57 кг. үлчәү авырлыгында Салават Каюмов 1 урын яулады. 100 кг. һәм зуррак үлчәү авырлыгында Азат Шәйхетдинов 2 урын...
-
25 март көнне Олы Кибәхуҗа балалар бакчасына йөрүче сабыйлар, аларның әти-әниләре һәм бакча хезмәткәрләре Нәүрүз уңаеннан концерт куйды
25 март көнне Олы Кибәхуҗа авылы мәдәният йортында Олы Кибәхуҗа балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар , аларның әти-әниләре һәм бакча эшчеләре катнашында "Нәүрүз" бәйрәменә карата зур концерт булып узды. Концертта һәр гаилә үзләренең һөнәрләрен күрсәтте. Алар скетч та куйдылар, биеделәр дә, җырладылар да, шигырьләр дә сөйләделәр. Бу концертта ачылмаган талантлар да...
-
Хоккей буенча ТР беренчелегенең финал ярышларында катнашып, Теләче хоккейчылары Чемпион булды
24 - 25 март көннәрендә Чистай шәһәрендә ир-атлар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең финал ярышлары булып узды. Әлеге ярышларда 4 команда: Теләче, Кайбыч, Чистай һәм Аксубай районнары катнашты. Теләче районы командасы, барлык көндәшләрен дә җиңүгә иреште, һәм Татарстан Республикасы Чемпионнары титулын яулады. Безнең район командасының сакчысы Булат Гыйльметдинов ТР...
-
"Җир сәгате" акциясендә районыбыз оешмалары актив катнашты
25 март көнне РФ Экология һәм табигый байлыклар министры С. Е. Донской мөрәҗәгате белән республикада, шул исәптән районда, "Җир сәгате" дип исемләнгән халыкара акция үткәрелде. Җир шарындагы экологик хәлне яхшырту, энергетик ресурсларны сак файдалану һәм төрле дәүләтләрдә яшәүче халыкларның теләктәшлеген символлаштыру максатыннан үткәрелүче әлеге чара Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF)...