13 апрель 2017 яңалыклары
-
БДИ-2017: имтиханнар узачак көннәр билгеле (расписание)
Быел мәктәп укучылары өчен дәүләт йомгаклау имтиханнары өч этапта (вакытыннан алда, төп һәм өстәмә) узачак. БДИны вакытыннан алда тапшыру этабы 23 марттан 14 апрельгә кадәр үтте, анда Татарстаннан 1160тан артык укучы катнашыр дип көтелә иде. Бу - узган елдагыга караганда өч тапкыр артыграк. Аларның 10сы гына агымдагы елда мәктәпне тәмамлаган....
-
Татар дәүләт филармониясе бинасында Казанда яшәүче якташыбыз, Россиянең аш-су остасы Равилә Шәйдуллинаның яңа китабын тәкъдир итү кичәсе булды (ФОТОЛАР)
10 апрель көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бинасында Казанда яшәүче якташыбыз, танылган эшмәкәр, Татарстанның атказанган сәүдә хезмәткәре, Россиянең аш-су остасы Равилә Шамил кызы Шәйдуллинаның яңа чыккан автобиогрфик жанрдагы "Ялантауга ай кунган" дип исемләнгән китабын тәкъдир итү кичәсе булып үтте. Бик күп сәнгать осталары катнашында узган әлеге концертны районыбыз...
-
11 апрель көнне Теләчедә 2003 елгы һәм яшьрәк балалар арасында узган волейбол ярышларының НӘТИҖӘЛӘРЕ
2017 елның 11 апрелендә «Батыр» спорткомплексында һәм Теләче мәктәбе спортзалында «Теләче» балалар спорт мәктәбе волейбол буенча 2003 елгы һәм аннан да яшьрәк яшүсмер егет һәм кызлар арасында район беренчелеген үткәрде. Ярышларда барлыгы 8 егет һәм 6 кызлар командалары катнашты. Гомумкоманда урыннары Егетләр арасында 1- Олы Мәтәскә 2 -Үзәк 3 -...
-
Район юлларында 2017 елның беренче өч аенда булган кагыйдә бозулар турында мәгълүмат (СТАТИСТИКА)
ЮХИДИ идарәсенең район бүлегеннән алынган 2017 елның беренче өч аенда районыбыз юлларында булган вакыйгалар турында мәгълүматны сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. Өч ай эчендә район юлларында 4 юл-транспорт һәлакәте була, 12 кеше зыян күрә, 2 кеше һәлак була. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 700 административ беркетмә төзеләгән. Транспорт чарасы белән исерек...
-
Коммуналь түләүләрне электрон портал аша башкаруның өстенлекләре турында
Бүген электрон хезмәтләрнең өстенлеген берәүгә дә исбатлап торасы юк. Төрле түләүләрне чират тормыйча гына, өйдән торып башкарабыз. Шул исәптән ай саен башкарыла торган коммуналь түләүләрне дә. Кызганыч, әлеге уңайдан райондашларыбызның активлыгы җитеп бетми. Шуңа да без аларны активлыкка чакырып, коммуналь түләүләрне өйдән чыкмыйча USLUGI.TATAPSTAN.RU порталы аша түләргә чакырып калабыз. Муниципаль...
-
Никах укыган өчен акча түләргәме?
Күптән түгел миңа Чаллыда яшәүчеләр мөрәҗәгать итте. "Бер мулла никах укыган өчен утыз мең сум сорый, нишләргә икән?" - дип сорадылар. "Ул "мулла"ны әйләнеп узыгыз, якын да килмәгез", - дип җавап бирергә туры килде. Аллаһтан килгән диндә - исламда никах укыту бик гади. Шаһитлар алдында егет һәм кыз, кызның әтисе...