Татарстанда зур фаҗига: 7 кешенең икесе генә могҗиза белән исән калган...
Кичә Тәтеш районында булган юл һәлакәтендә 5 кеше җан-тәслим кылган. Анда "Лада Гранта" һәм "Шевроле Кобальт" автомобильләре маңгайга-маңгай бәрелешкән. Нәтиҗәдә җиде кешенең икесе генә исән калган, шуның берсе кечкенә бала...
Беренчел мәгълүматлар буенча, һәлакәт "Лада Гранта" йөртүчесенең каршы як полосага чыгуы аркасында булган. Тикшерү эшләре бара.
www.chelny-izvest.ru