5 июнь 2017 яңалыклары
-
"Елан чагып, хатыным чак үлемнән калды”...
Җәй җитүне бармак бөгеп көтәбез, әмма табигать безне эссе һавасы белән генә түгел, талпаннары, еланнары белән дә көтеп тора. Татарстанда инде еланнар уянган да. Урман-елга буйларына барганда нәрсәне истә тотарга, еланнардан ничек сакланырга? Бу хакта Казан федераль университетының фундаменталь медицина һәм биология институты герпетологы Антонина Фурман белән сөйләштек. -Антонина Алексеевна,...
-
Алдакчылар кармагына эләгеп, бер кат кием белән, йортсыз калуга санаулы минутлар җитә...
Рамил Кадыйров исеме җыр-моң яратучыларга шактый таныш. Аны күпләр легендар "Айфара" төркемендә җырлап йөргән чагыннан ук белә. Шулай ук ул хатыны Алсу белән дә иҗади тандем тудырган. Алар халыкка Рамай һәм Назлыгөл исеме белән дә билгеле. Байтак еллар Җәвит Шакиров төркемендә эшлиләр, Илшат Вәлиев белән йөриләр, үзләре генә аерым да...
-
Бәхетнең бәхет икәнен аңлау өчен ачы михнәтләр кичәргә туры килә шул...
Хастаханәдә ятканда кем кемнәр белән генә очрашмый да, озын кичләрдә ниләр турында гына сөйләшенми. Палатадашыбыз Зөлфия янына ире һәр көнне гел өч баласын ияртеп килә, озаклап сөйләшеп утыралар. Бер кичне без аңа: "Бигрәк бәхетле син, өч балаң матур булып үсеп килә", - дидек. Ул җавап итеп тирән көрсенеп куйды да...
-
Районда узган беренче ифтарда кемнәр катнашкан?
"Туган авыл"кафесында Рамазан аенда районыбызда үткәрелә торган традицион ифтарларның тәүгесе булып үтте. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре химаясына үткәрелгән ифтарга районыбыз җитәкчеләре, ветеран җитәкчеләр, авыл имамнары, фермерлар һәм диндар яшьләребез чакырулы иде. Районкүләм беренче ифтар һәм изге Рамазан ае белән аларны муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов,ТР Диния назәрәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм...
-
Укучылар мәктәп белән саубуллаша
25 май көнне Сауш төп гомумбелем бирү мәктәбендә 9 сыйныфның 4 укучысы өчен мәктәптә соңгы кыңгырау яңгырады. Бәйрәмдә хөрмәтле кунаклар, укучыларның әти-әниләре катнашты. Укучыларны мәктәпне тәмамлаулары белән мәктәп дирекциясе, ата-аналар һәм килгән кунаклар тәбрикләде. Активист укучылар мактау грамоталары белән бүләкләнде.
-
Теләчегә янә яңгырлар килә
Татарстан Гидромеиеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә, 5 июньдә, алмашынучан болтылы һава торышы саклана, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көттелә. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил. исәчәк. Төнлә һаваның минмаль температурасы +1...+6, көндез иң югары температура +12...+17 градус булачак. 6 июньдә шулай ук алмашынучан болытлы һава, төнлә урыны...