24 июль 2017 яңалыклары
-
Илсөя Бәдретдинова: «Сәяхәтебезнең максаты – улымны ял иттерү иде, әтисен югалтуны бик авыр кичерде»
Отельгә кич урнаштык, шундук йокларга яттык. Тик аңлап булмый: төн буе пилорама эшли мени - шулкадәр ямьсез, нервыга тия торган тавыш тынгы бирмәде. Түзмәдем, кунакханә хемәткәрләренә барып, "Сүндерегез әле, нәрсә улый ул", - дидем. Алар миңа: "Кош тавышы ул, "брачный период" вакытында алар шулай итеп сайрый", - диделәр. Ярар, изге...
-
Татарстанда “Китапка икенче тормыш бүләк ит!” хәйрия акциясе үткәрелә
Татарстанда 28 июльдән 28 октябрьгә кадәр "Китапка икенче тормыш бүләк ит!" хәйрия акциясе үткәрелә. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә. Әлеге чара мәктәп китапханәләре фондын уку әсбаплары, фәнни-популяр, әдәби, белешмә әдәбият белән тутыландыру максатыннан үткәрелә. Акциядә мәктәп укучылары, аларның әти-әниләре, оешмалар һәм, гомумән, теләге булган барлык кеше...
-
Питрәч районында юл фаҗигасе: өч автомобиль бәрелешкән
Социаль челтәрләрдә Татарстанның Питрәч районында юл һәлакәтеннән фото урнаштырылган. Әлеге һәлакәттә өч автомобиль бәрелешкән. Шаһитлар сүзләренчә, фаҗига Ленино-Кокушкино торак пункты тирәсендәге юлда булган. Татар Информ
-
Фаҗига кавыштырды (Булган хәл)
Бу язма мин күп еллар белгән, аралашкан игелекле гаилә әгъзалары Самат Салих улы һәм аның хатыны Асия Гали кызы турында. Аралашып яшәсәк тә, кызганыч ки, мин аларның фаҗигале, газаплы тормыш юлы үткәннәрен белмәгән идем. Белгәч, исем китте. Әлеге хәлне сурәтләп бирәсем килде. …Самат сугыш елларында авылда туа. Әтисе Салих абый...
-
Нәзифә Кадыйрова: «Күп кайгылар кичергәннән соң, җырлавы авыр булды»
Нәзифә исемле йолдыз Хәзер эстрада күгендә йолдыз булып кабынам дисәң, теләгеңне шундук тормышка ашырырга була. Моның өчен интернет киңлекләре бар, фәләнчә музыкаль каналлар, радио дулкыннары, продюсерлар... Ә моннан 50 ел элек боларның күбесе булмаган. Күз алдына китердегезме? Ә ничек җырчы булып китәргә? Бары тик үз тырышлыгың белән, бары тик талант...
-
Теләче районында буада 42 яшьлек ир-ат батып үлгән
Теләче районы Казаклар авылы буасыннан батып үлгән кешенең үле гәүдәсен алганнар. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә җиткерделәр. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре батып үлгән 42 яшьлек җирле ир-атның үле гәүдәсен буадан ярга чыгарган. Батып үлүчене күршесе таныган.
-
"Казанский" җыенында "Керәшен чибәре-2017" кунакта (ФОТОЛАР)
Тәмтелеләр белән бергә быел Мамадыш районының Җөри авылында узган Питрау Сабантуенда "Керәшен чибәре" исеменә лаек булган Алабуга кызы Екатерина Максимовада күңел ачты. Екатеринаның нәсел җепләре шушы авылга тоташа.
-
Теләче районы Тәмте авылында узган "Казанский" җыенынан (ФОТОЛАР)
21 июль көнне керәшен карендәшләребез яшәүче Тәмте авылында узган "Казанский" җыенын чын мәгънәсендә халык бәйрәме дияргә була. Ул елдан-ел камилләшә, байый, зурая, халык тудырган, үзе үстергән бәйрәм бу. Шуңа да ул халык күңеленә якын, кадерле. Чынлыкта исә әлеге бәйрәмнең тарихы ерак чорларга барып тоташа. Берничә гасырлар элек 21 июль көнне...
-
Татарстанда бүген яшен һәм көчле җил көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 24 июльдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Көндез урыны белән яңгыр, аерым районнарда яшен булуы ихтимал. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан исә, талгын. Ләкин урыны белән җилнең тизлеге кыска вакытка секундына 15-20 метрга җитеп көчәергә дә мөмкин. Татарстанда бүген һаваның...