Теләче Информ

23 август 2017 яңалыклары

  • 23 август 2017 - 17:36
    Казанда бер ир-ат күршесен балта белән сугып үтергән
    Татарстанда яшәүче үз күршесен үтергән, дип шикләнелә, дип хәбәр итте РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. 21 августта Казанның 18 нче хастаханәсенә башы яраланган 55 яшьлек ир-ат китерелгән, әмма озак тормаган, үлгән. Бу очракка карата "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Җинаять кылуда мәрхүмнең...
    619
    0
    0
  • 23 август 2017 - 17:32
    1 октябрьгә кадәр ташламадан файдаланучылар социаль пакет яки акча сайларга тиеш
    Бүген Татарстанда федераль ташламадан файдаланучы 342 607 кеше яши. Канун нигезендә, алар үзләренә нинди ярдәм ысулы кирәклеген сайлый ала. Алар бушлай дару алу мөмкинлеге, ягъни социаль пакеттан файдалана ала. Яки аннан баш тартып 807,94 сум күләмендә акча алырга мөмкин. Социаль пакет тулы күләмдә бушлай дару алу мөмкинлеген бирә. Катлаулы авырулар...
    570
    0
    0
  • 23 август 2017 - 12:42
    Бүген Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының август киңәшмәсе булып үтте
    23 нче август көнне Теләче урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының август киңәшмәсе булып үтте. Киңәшмәдә укытучылар алдында Теләче муниципаль районы мәгариф бүлегенең милли белем һәм төбәкара бәйләнеш буенча методисты Х.М. Җиһангәрәева чыгыш ясады. Хания Миннебаевна районыбызның татар теле укытучыларын үткән уку елы эш нәтиҗәләре һәм киләсе уку елына...
    456
    0
    0
  • 23 август 2017 - 12:36
    Равил хәзрәт Бикбаев: «Корбанга сыер чалганда корбаныннан бигрәк, ите кирәк әле миңа, дигән кеше катышса, калган алты кешенең дә корбаны кабул булмый»
    Безнең Хәнәфи мәзһәбе буенча, корбан чалу ваҗиб гамәл, ягъни мәҗбүри санала. Балигъ, үз акылында булган, Корбан гаете вакытында сәфәргә китмәгән кеше ел саен, байлыгы һәм мөмкинлеге бар икән, корбан чала. Байлыгы дигәннән, Татарстан Мөселманнары диния нәзарәтендә казыйлар һәм голәмалар шурасы быел нисаб күләмен 20 мең сум дип билгеләде. Берәр кешенең...
    1079
    0
    0
  • 23 август 2017 - 11:53
    Лилия Сәлахетдинова Хаҗ сәфәре кыла.(Видео)
    "Хәзерге вакытта Әл-Хәрәм мәчете, Кәгъбәтулла янында йөрүемне зур бүләк дип саныйм", - ди "Ярдәм" милли ислам хәйрия фондының "Ярдәм" дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге вице-президенты ярдәмчесе, шагыйрә Лилия Сәлахетдинова. Хәзерге вакытта Хаҗ сәфәрендә булган Лилия бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә белдерде. "Хыялым чынга ашты, бик күп еллар хыялланган идем. Хаҗ сәфәрен оештыручыларга зур...
    899
    0
    0
  • 23 август 2017 - 11:45
    Галимнәр кояш җирдәге бөтен тереклекне юкка чыгарачак вакытны атадылар
    Күзәтүләр нигезендә, безнең кояш системасының бердәнбер йолдызы һәр 110 млн ел саен 1% ка кайнарлана бара. Исәпләп чыгарганча, җирдә ахырзаман 1,5 еллар аша киләчәк. Әлеге барыш кояшның температурасы күтәрелү белән бәйле. Бу климатка уңайсыз рәвештә йогынты ясаячак. Беренче чиратта бозлыклар эрү, океаннар парлану күзәтеләчәк. Ахыр чиктә исә кояш температурасы бик...
    730
    0
    0
  • 23 август 2017 - 11:32
    Шарлотка пешерәбез /РЕЦЕПТ/
    Алма өлгерә, дуслар, якыннарыгызны тәмле шарлотка белән сыйлар вакыт. Ә сез бу рецептның каян килеп чыкканын беләсезме? Мәгълүматларның берсенә караганда, аны Англия пешекчеләре король Георг IIIнең хатыны Шарлотта өчен уйлап тапкан. Ул вакытта бисквит кисәкләрен сиропка манып, алма эчлеге белән чиратлаштырып тезгәннәр. Хәзер бу ризыкны пешерүнең нинди генә төрләре юк....
    647
    0
    0
  • 23 август 2017 - 10:52
    Тиздән 200 сумлык пластик акча чыга башлый
    Россия Үзәк банкы яңа төр акча чыгара башлаячак, дип хәбәр итә «Известия» газетасы. 200 сумлык яңа банкнотта Севастополь герой-шәһәр күренешләре сурәтләнәчәк. Акча кәгазь түгел, пластикны хәтерләткән үзенчәлекле материалдан эшләнәчәк. Үзәк банк фаразлавынча, «пластик» акчалар тиз генә таушалмаячак, ялган банкнотлар ясауны да киметәчәк. Хәтерләсәгез, 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотларга символлар...
    580
    0
    0
  • 23 август 2017 - 10:38
    Укучыларыбыз иҗаты: "Ачлыктан болын коткарды"
    Илебез тарихында мәңгегә күңелләребездә уелып калган героик һәм шул ук вакытта фаҗигале бер чор бар. Ул 1941нче елның 22 июненнән алып, 1945нче елның 9 маена кадәр дәвам итә. Берәүгә дә сер түгел, сугыш кырында ир-атларыбыз Җиңү өчен дип, дошман белән сугышта башын салса, тылда фронт өчен дип, ачлыктан-ялангачлыктан хатын-кызларыбыз, бала-чагалар...
    1597
    0
    0
  • 23 август 2017 - 08:47
    Татарстанга яңгырлар килә
    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикага яңгырлар килә. Иртәгә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы саклана, явым-төшем көтелми. Көньяк-көнчыгыштан салмак, вакыты белән тизлеге секундына 15 метрга җиткән җил исә. Төнлә иң түбән температура +14..+19; көндез иң югарысы - +28..+33 градус булачак. 25 августта урыны белән кыска вакытлы...
    859
    0
    0
  • 23 август 2017 - 08:09
    14 - 20 август көннәренә Теләче районы өчен ПОЛИЦИЯ КӨНДӘЛЕГЕ
    14 август көнне Шәтке авылы фельдшеры 1964нче елгы ир-атның үз-үзенә кул салуы турында хәбәр итә. 16 август көнне ГЛОНАСС+112 системасы аша 1987нче елгы ир-аттан, Балыклы авылында яшәүче 7 бала анасы исерек хәлдә йөри дигән хәбәр керә.Факт ачыкланмый. 17 август көнне Теләчедә яшәүче 1961нче елгы ир-аттан гариза керә. Аның кәҗәсен ат...
    374
    0
    0
  • 23 август 2017 - 07:47
    Теләче урамнарына өстәмә юл билгеләре куелды
    Бу көннәрдә районыбызның юл идарәсе хезмәткәрләре юл билгеләре кую белән мәшгуль. Теләче урамнары юл билгеләренә баеды.Урамнарда машина йөртүчеләргә аеруча сак һәм игътибарлы булырга кирәк. Юлларда тизлек режимын саклап имин йөрергә язсын.
    0
    0
    0
  • 23 август 2017 - 06:30
    Казанда җәяүле хатын-кызны машина бәрдергән
    Казанның Идел буе районында җәяүле хатын-кызны машина бәрдергән. Аек булмаган хатын-кыз юлга көтмәгәндә килеп чыккан, дип хәбәр итә социаль челтәрдән кулланучылар. Юл һәлакәте кичә кич Сыртланова урамында килеп чыккан. Һәлакәтнең шаһиты булучылар әйтүенчә, хатын-кыз юлга йөгереп чыккан һәм шуның аркасында күңелсез хәл килеп чыккан. Җәяүле исән, һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана. Татар...
    953
    0
    0
  • 23 август 2017 - 06:09
    21 августка иң күп нормо-смена эш башкарып, алдынгылар рәтенә чыккан комбайнерлар исемлеге
    Хуҗалыкларның исеме Уруда комбайнерның Ф.И.О. туган елы стажы ургыч маркасы урылган мэйдан (га) н/см коннэр саны ООО Алан Сабиров Айрат Шайхутдинов Рафис 1969 1970 21 24 МакДон 1157 46,3 11 ООО Игенче Каримуллин Хамит 1967 25 КСУ-1 721 20,6 11 ООО Тан Аскаров Амир 1961 29 КСУ-1 630 18,0 14...
    313
    0
    0
  • 23 август 2017 - 05:11
    Ике гает арасында туй үткәрергә ярамый?!
    Улыбыз өйләнергә җыена. Танышлар ике Гает арасында туй ясарга ярамый, диләр. Чыннан да шулаймы ул? Галия, Казан. Сорауга Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров җавап бирә: Шәригатьтә ике Гает арасында никах укытуга тыю юк. Никах - изге гамәлдән сана. Изге гамәлне никадәр иртәрәк кылсаң, шулкадәр яхшырак. Шуна курә, бер дә...
    779
    0
    0
Реклама