Хастаханәдән кайткан чагым. Җәйнең матурлыгына сокланып, саф һава сулармын дип җәяүләп йөрергә чыктым. Барлык тереклек ияләре уянган, агачлар ямь-яшел яфракта утыра. Табигатьнең матурлыгын әллә күрә белмибез, әллә бу вакытлар бик тиз узып китә. Колакларны ярып-ярып сандугачларның сайравы гына да ни тора?!
Шул бәләкәй генә кошчыклардан нинди матур табигый көйләр тезмәсе...