Теләче Информ

14 сентябрь 2017 яңалыклары

  • 14 сентябрь 2017 - 18:38
    Тукай районында 19 ятим бала яңа йорттан фатир алды
    Бүген Тукай районы Круглое поле бистәсендә ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга фатир ачкычларын тапшыру тантанасы булды. Барлыгы 19 ятим өй туен уздырды, дип яза республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, татарстанлылар фатирны "Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган ятим балаларны торак белән тәэмин итү" программасы буенча...
    685
    0
    0
  • 14 сентябрь 2017 - 18:33
    ГӨМБӘ ЧОРЫ: УРМАНДА АДАШМАС ӨЧЕН НИШЛӘРГӘ?
    Татарстанда гөмбә чоры. Халык, кәрҗин-кәрҗин майлы гөмбә, каен гөмбәсе, ак гөмбә җыеп кайтырга ниятләп, урманга юнәлә. Тик күбесе, урманда калып адашуның бик җиңел һәм ничек куркыныч икәнлеген уйламый. Кызганычка каршы, мондый очраклар көн саен булып тора. Сәгатьләр буе урман ерып, юл эзләп арыган, туңган һәм куркынган гөмбәчеләрне урманда, гадәттә, коткару...
    650
    0
    0
  • 14 сентябрь 2017 - 18:22
    Әти-әнисенең күзләре күрә, ә менә тугыз баланың бишесе тумыштан сукыр туа
    Үзәк базарга барганда юл кырыенда гармун тартып утырган ир-атка игътибар итмәгән кеше сирәктер. Кайберәүләр аның янында туктап акча биреп китә. Кем ул, нишләп шулай урамга чыккан, нәрсә мәҗбүр иткән - бу сорауларга күптәннән җавап ишетәсе килеп йөри иде. Ниһаять, форсат килеп чыкты. Күбебез тормыштан зарланырга, теге яки бу җитми, хөкүмәт...
    627
    0
    0
  • 14 сентябрь 2017 - 18:12
    Казанда чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак
    Казанда 2017 елның 16 сентябреннән 23 декабрьга хәтле, 11 сәүдә мәйданчыгында чираттагы авыл хуҗалыгы продукциясен хәм көндәлек азык-төлек товарларын сату ярминкәләре үткәреләчәк. Казанның Вахит районы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән Теләче муниципаль районы тәэмин итәчәк. Сату мәйданчыгы, гадәттәгечә, Кәрим Тинчурин исемендәге парк-сквер каршында (Кәрим Тинчурин урамы,19) оештырылачак. Районның барлык хуҗалыклары,...
    290
    0
    0
  • 14 сентябрь 2017 - 18:09
    "Кояшкай" балалар бакчасы янача балкый башлады
    6 нчы сентябрь көнне, өч айга сузылган капиталь ремонт эшләреннән соң, Теләче 2 нче балалар бакчасы яңадан үзенең ишекләрен ачты. Ремонттан соң балалар бакчасының бинасы тулысынча яңарды һәм матурланды. Хәзер инде балалар барлык уңайлыклары тудырылган, матур балалар бакчасына тагын да теләп йөриләр.
    374
    0
    0
  • 14 сентябрь 2017 - 18:04
    Районда 17,4 мең га майданнан бөртекле хәм кузаклы культуралар җыеп алынган
    Район хуҗалыклары кырларында уңышны җыеп алу эшләре бара. Бүгенге көнгә (14.09.2017 ел) район буенча бөртекле хәм кузаклы культуралар 17,4 мең га мәйданнан җыеп алынган, бу барлык мәйданнан 85%ны тәшкил итә. Алдынгы комбайнчылар рәтендә ҖЧҖ «Алан» хуҗалыгыннан Гатауллин Ренат - 2271 тонна, Музипов Ильхам - 2144 тонна, Гарипов Ренат - 2100...
    336
    0
    0
  • 14 сентябрь 2017 - 17:52
    Бүген авыл җирлекләрендә узара салым акчасына башкарылган эшләр каралды.
    Бүген Теләче муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов һәм муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин җитәкчелегендә авыл җирлекләре башлыклары Баландыш, Сауш, Айдар, Олы Нырсы, Шәтке авылларында булып, үзара салым акчасына башкарылган һәм башкарылачак эшләр каралды.
    337
    0
    0
  • 14 сентябрь 2017 - 17:21
    Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасында мул уңыш җыеп алдылар
    Һава торышы куандырырлык булмасада бакчада мул уңыш үсте. Моңа бакчабызның эшчеләренең тырыш эшләве, вакытында су сибеп, чүп үләннәрен утап торуы да ярдәм итте. Бүген без бакчабыздан кишер җыеп алдык, уңыш бик мул булды. Без моңа бик шат.
    312
    0
    0
  • 14 сентябрь 2017 - 17:15
    Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында "Көзге кросс" узды
    Балаларны кече яшьтән спорт белән шөгыльлләнеп сәламәт яшәү рәвеше алып барырга күнектерү, үстерү, чыныктыру максатыннан 14 сентябрь көнне Теләченең беренче номерлы бакчасында «Көзге кросс" үткәрелде. Әлеге спорт ярышында катнашучылар бакча тирәли йөгереп, җитезлектә көч сынашты. 2 кечкенәләр, уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, хезмәткәрләр йөгерештә теләп катнаштылар. Җанатарлар тәрбиячеләр белән...
    406
    0
    0
  • 14 сентябрь 2017 - 17:08
    Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше зыян күргән һәм берәү үлгән: фото
    Татарстанда ике җиңел машина бәрелешеп, ике кеше зыян күргән һәм берәү үлгән, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Бүген иртән бердәм 112 номеры экстрен хезмәтенә Әзи-Чирмешән юлының 20нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр килгән. "Ниссан Тиара" һәм 13нче модельле "Лада"...
    913
    0
    0
  • 14 сентябрь 2017 - 12:37
    Бүген Теләче авылында "Тоннель" операциясе узачак
    Бүген,14 сентябрь көнне 16.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр район ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан Теләченең Ленин урамында урнашкан "Мебельный" кибете каршында «Тоннель» профилактик чарасы үткәрелә. Аның барышында машина йөртүчеләрнең иминлек каешын ләктереп йөрүләренә өстенлек биреләчәк.
    290
    0
    0
Реклама