22 сентябрь 2017 яңалыклары
-
ЧАЛЛЫ ФАҖИГАСЕ: «ТӨНЕ БУЕ ЙОКЛЫЙ АЛМЫЙЧА ТЕЛЕВИЗОР КАРАДЫМ, Ә ХАТЫНЫМ КҮРШЕ ФАТИРДА ҮЛЕП ЯТКАН»
Иртәнге 5ләр тирәсендә Чаллы шәһәре ГЭС бистәсенең 2нче комплексында янгын чыга. Күпкатлы йортның беренче катында чыккан янгын турында коткару хезмәтенә шушы йортта яшәүчеләр хәбәр итә. Әмма оператив эш йөртсәләр дә, фатир эчендәге ике хатын-кызны коткарып ала алмыйлар. "Челнинские известия" ачыклаганча, иртәнге 4тә төтен бишенче катка кадәр менеп җиткән. Коткаручыларга шалтыратучы...
-
Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасы балалары көзге табигатьтә кунакта
21 сентябрь көнне Теләченең өченче номерлы балалар бакчасы балалары тәрбияче Хузина Р.Г. белән берлектә экскурсиягә бардылар. Тәрбияче көзге табигатьнең матурлыгына сокланырга әйдәде, һава, җир, кояш, үсемлекләргә игътибар итәргә өйрәтте. Балаларга саф һавада хәрәкәтле уеннар оештырылды. Көзге табигатькә экскурсия балаларның күңелендә зур тәэсир калдырды
-
Теләченең 2 нче номерлы балалар бакчасы балалары чишмәгә экскурсиягә бардылар
Теләче муниципаль районы территориясендә бик күп чишмәләр бар. Шуларның берсе Комаровка авылында урнашкан. Бу чишмә бик күп еллар инде Комаровка авылы халкы өчен генә түгел Теләче авылы халкы өчен дә саф , салкын су чыгынагы булып тора. 2016 елны җирле үзидарә һәм авыл халкы ярдәме белән бу чишмәне төзекләндерү эшләре...
-
Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасы балалары танышу максатыннан, мәктәпкә экскурсиягә бардылар.
22 сентябрь көнне Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркеменә йөрүче балалар, тәрбиячеләре Замалиева Г.Г., Мингазова Г.Р., танышу максатыннан, мәктәпкә экскурсиягә бардылар. Балаларны мәктәпнең башлангыч сыйныфлар буенча директор урынбасары Мифтахова В.Г каршы алды. Ул балаларның күплегенә сөенде, һәм мәктәп белән таныштыруны яңа төзелгән парктан башлап җибәрде. Аннан балалар мәктәпнең...
-
Балык Бистәсе районында эшчеләрне ташый торган автобус янган
Бүген Татарстанның М7 трассасында эшчеләрне ташый торган автобус янган, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Автобусның януы турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтләрне чакырту 112 бердәм номерына 8.56 сәгатьтә килеп ирешә. Гадәттән тыш хәл М7 трассасының 938 нче чакрымында - Мәшләк авылыннан 5...
-
КУЯН СОРАГАН ӨЧЕН ИПТӘШЕНӘ 16 ТАПКЫР ПЫЧАК БЕЛӘН КАДАГАН
Гаепләнүче дустын үтергәнен хәтерләми. Икенче көнне иртән уянганда аның бөтен киеме канлы була һәм сараенда 30 яшьлек ирнең мәетен табалар. Үтерүнең телсез шаһитләре - йорт куяннары була. Тикшерү материаллары буенча, нәкъ менә алар ызгышының төп сәбәпчеләре була да инде. Башта ирләр эчә, соңыннан хуҗа кеше дустыннан берничә йорт куяны бирүне...
-
«Ике атна элек Кәримәсенең гүр иясе булу кайгысын күтәрә алмаган йөрәге бәгырькәемнең…»
Көтмәгәндә-уйламаганда таныштык без аның белән. Ах-ух килеп, бер чиләк җиләк күтәреп, бакчабыздан кайтып киләм шулай. Минем яшьләрдәге бер ир бакчасының тыкрык буе коймаларын төзәтеп маташа. Гадәтемчә үзебезчә сәлам бирүемә ул да татарча җавап кайтаргач, ике куллап күрештек. "Бөгелмә авазы" газетасын укыйсыңмы?" - дим. "Укыйм", - ди бу. Бераз текәлеп карап...
-
Өй шартларында эшләү: хыял әллә чынбарлыкмы? [киңәшләр]
Өй шартларында эшләү соңгы елларда аеруча киң таралды. Игъланнар арасында шундый эш тәкъдим итүчеләр бихисап. Кызганыч, шул игъланнарга алданып, акчасын югалтканнар да аз түгел. Шуңа да өйдә эшлисең килә икән, игътибарлы, сак бул, әмма үзгәрешләрдән куркма һәм үз-үзеңә ышан. Әлбәттә, заманасы белән яшәеш тә үзгәрә. Хәзер яшь әниләр балалары белән...