Теләче Информ

25 сентябрь 2017 яңалыклары

  • 25 сентябрь 2017 - 14:16
    Давылларга каршы (Ышанып булмастай хәсрәтле язмыш йомгагы)
    Таң атканны түземсезләнеп көтте Сабира. Инде атна тирәсе төннәрен күзенә йокы керми аның. Кичләрен дә соң гына утын сүндереп караватына яткан була. Ә аннан инде сәгатьләр буе башында мең төрле уй кайный башлый. Теләсә дә йокыга китә алмый ул. Тынычландыра торган дарулар да, йокыныкы да, йөрәк дарулары да ярдәм итми....
    942
    0
    0
  • 25 сентябрь 2017 - 12:49
    Татарстанда "Лада" машинасы юл кырыена төшеп капланган: йөртүчесе һәлак булган
    Түбән Кама - Чистай юлының Зур Афанас авылы янында "Лада" машинасы юл кырыена төшеп капланган, йөртүчесе һәлак булган, дип җиткерделәр "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Юл-транспорт һәлакәте турындагы хәбәр Түбән Кама районының ашыгыч хезмәтләр чакыру 112 бердәм телефон номерына бүген 1.33 сәгатьтә...
    1152
    0
    0
  • 25 сентябрь 2017 - 12:43
    АШ-СУ КИҢӘШЛӘРЕ
    Барлык төр ризыклар да пыяла, эмаль савытларда, яки кургаш кагәзьгә төреп яхшырак саклана. Азык-төлекне полиэтилен пакетта сакларга ярамый, ул тизрәк бозыла. Табага тоз сипсәң, кыздырганда май чәчрәми. Кыздырыр алдыннан тастымалга яки салфеткага салып корытсаң бәрәңге кытырдап торыр. Духовкадагы ит коры булып пешмәсен өчен, аның янына сулы савыт куегыз. Су пары...
    816
    0
    0
  • 25 сентябрь 2017 - 12:30
    Савыт-саба юа торган губка менингит һәм пневмония барлыкка китерергә мөмкин
    Савыт-саба юа торган губкада бактерияләр унитазга караганда да күбрәк икән. Белгечләр әйтүенчә, бер губкада 2 миллион микроб бар. Аларның кайберләре куркыныч авырулар, әйтик, менингит, пневмония барлыкка китерергә мөмкин. Тикшеренү үткәргән немец галимнәре шундый фикергә килгән. Губканың гел дымлы булып торуы аркасында микроблар үрчи. Аны тулысынча дезинфекцияләп булмый. Эксперименттан күренгәнчә, губканы...
    681
    0
    0
  • 25 сентябрь 2017 - 10:40
    Дару – әрәм акча (киңәш-табыш серләре)
    Дару үләннәре белән дәвалану (фитотерапия) традицион булмаган медицина дип саналса да, күп кенә җимешләр һәм үсемлекләрнең дару буларак танылганлыгын беләсезме икән? Аларның дәвалау тәэ­си­ре табибларның эш тәҗ­ри­бәсе белән генә түгел, ә бәлки чын даруларныкы кебек үк клиник сынаулар нәтиҗәсендә расланган. Шуңа күрә үсемлек-дару­ларны куллануның файдасы да гарантияләнгән. Әйе, үсемлекләргә генә...
    1975
    0
    0
  • 25 сентябрь 2017 - 10:21
    “Мәрхүм абыем төшләремдә тынгы бирми…” [тормыш хәле]
    Һәр нәрсәнең пары булган кебек, яшәүнең дә үлеме бар. Барыбыз да моны, аңлый, белә һәм күңеле белән әзерләнә. Салих ага гомере азагына җитәсен сизенгән булса кирәк, югыйсә, туганнарына бер үтенеч белән мөрәҗәгать итмәс иде. Әмма алар аны җидти кабул итми, үзенчә эшли. Нәтиҗәдә, борчулы көннәр, тынгысыз төннәр… //Tatar today// Гомер...
    824
    0
    0
  • 25 сентябрь 2017 - 09:06
    “Әбү Хөрмә” сөйләгәннәрдән яки Финик агачы җимешенең файдасы нәрсәдә?
    "Финик агачы" сүзтезмәсе Коръәндә башка җимешле агачларга караганда ешрак кулланыла - 20 тапкырдан артыграк. Бу җимеш җәннәттә тәкъдим ителәчәк бер нигъмәт итеп сүрәтләнә. Шул сәбәпле, күпләр аны Ислам һәм мөселман төшенчәләре белән бәйләп карый. Чынлыкта да бу мөселманнар өчен генә файдалы җимешме? Финик җимеше турында сез моңарчы белмәгән хәбәрләрне бүген...
    916
    0
    0
  • 25 сентябрь 2017 - 08:42
    Чаллының яңа бассейнында 17 яшьлек үсмер егет батып үлгән
    Чаллының яңа бассейнында 17 яшьлек үсмер егет батып үлгән, дип хәбәр итә "Челнинские известия". Фаҗига "Гренада" паркында урнашкан "Альбатрос" бассейнында килеп чыккан. Полиция хезмәткәрләре тикшерү эшләре алып бара.
    743
    0
    0
  • 25 сентябрь 2017 - 08:35
    "Сигез көн дә рәхәт күрмәдем..." (БУЛГАН ХӘЛ)
    Юка гәүдәле, карсак буйлы, мөселман киемендәге, ап-ак яулыгын аркасына таратып бәйләгән Сафия карчык (исемнәр үзгәртелде) белән очраклы рәвештә таныштым. Урман арты поселогыннан Казанга килеп, үзе үстергән яшелчә, җиләк-җимеш сата ул. Узган елларда алып килгән нигъмәтләрен тиз арада ярты бәясенә сатып, ашыга-кабалана өенә кайтып китә иде. Быел, ни галәмәт, иркенләп утыруына...
    1087
    0
    0
  • 25 сентябрь 2017 - 07:39
    Казанда зур юл һәлакәтендә берничә машина зыян күргән
    Казанда Совет районында берничә машина катнашында зур юл һәлакәте килеп чыккан. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар җиткерде. Казанда зур юл һәлакәте кичә кич Җиңү проспектында "Юлмарт" кибете каршысында килеп чыккан. Урында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм полиция хезмәткәрләре эшләгән, өстәмә мәгълүмат ачыклана. Татар Информ
    1119
    0
    0
  • 25 сентябрь 2017 - 07:05
    Көзен утырта торган агачлар
    Җимеш агачларының кайбер төрләрен көздән утыртып була. Шундыйларның берсе - груша. Көз көне утыртканда бу агач урынына яхшы гына ияләшә, күп итеп су сибүне яки тәрбияләүне таләп итми. Бары гадәттән тыш кызу көннәр торса яки корткыч бөҗәкләрне агуларга кирәк булганда гына күпмедер хезмәт кую кирәк булачак. Җиләк-җимеш агачлары Грушаның тамырлары...
    1921
    0
    0
  • 25 сентябрь 2017 - 06:57
    Көздән утыртыла торган чәчәкләр
    Бакчачыларның күбесе көз көне чәчәкләр дә утыртып калдыра. Шулай итсәң, язын көннәр җылытуга ук беренче чәчәкләр бакчага ямь бирә башлый. Күпләр суганчадан үсә торган чәчкәләрне кулайрак күрә: нәркисләр, мускарьлар, лаләләр, крокуслар һәм пушкинияләр утырта. Сары төстәге нәркис чәчәкләре Крокус чәчәкләре Флокс чәчәкләре Чалма чәчәк Чәчәкләрнең бу төрләре кояшлы урыннарны ярата....
    1825
    0
    0
  • 25 сентябрь 2017 - 06:48
    Профилактика – иң яхшы саклану!
    Республикада гриппка каршы прививка ясау кампаниясе старт алды. Балаларга һәм өлкәннәргә гриппка каршы иммунлаштыру үткәрү өчен "Совигрипп" һәм "Ультрикс" вакциналары кайтты. Вакциналарда 2017-2018 еллар сезонында игътибар үзәгендәге вируслар штаммнары булган: А тибындагы/ (Н1N1), А/ (Н3N2), В. Препаратлар куркыныч янаган төркемдәге кешеләрне, шул исәптән балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, укучылар, 60тан узган өлкәннәр,...
    856
    0
    0
  • 25 сентябрь 2017 - 06:43
    Теләчелеләр "Зур этнографик диктант” язачаклар
    Россия күләмендә "Зур этнографик диктант" акциясе 3 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көнендә узачак. Татарстан халкы шулай ук әлеге мәдәни-агарту акциясенә кушыла. Быел чара халыкара статус алган, аны уздыруга Чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык (Россотрудничество) кушылган. Шунлыктан, этнография буенча белемнәрен россиялеләр генә түгел, чит...
    803
    0
    0
  • 25 сентябрь 2017 - 06:27
    Ашыгыч хезмәтләргә – кәрәзле телефоннан
    Әгәр өй телефоныгыз юк икән, ашыгыч ярдәм хезмәтләренә кәрәзле телефоннан шалтырата аласыз. Янгын сүндерү часте - 101. Полиция - 102. Ашыгыч ярдәм - 103. Газ хезмәте - 104.
    1885
    0
    0
Реклама