30 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Зәйнәб Фәрхетдиновага Президент исеменнән машина бүләк иттеләр
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдиновага "Лада Гранта" автомобиле тапшырылды. Юбилей бүләген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова тапшырды. Хәзерге вакытта Казанның спорт сараенда Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинованың юбилей концерты бара. Римма Ратникова бу залда заманында легендар җырчылар Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Алла Пугачева,...
-
Лаеш районында юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән
Татарстандагы Лаеш районының Олы Кабан авылына якын урында машиналар бәрелешү сәбәпле өч кеше зыян күргән. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Баш Идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. Фаҗига турындагы мәгълүмат Лаеш районының 112 бердәм ашыгыч ярдәм чакыру номерына кичә 20.29 сәгатьтә килеп ирешә. 119нчы номерлы янгын сүндерү-коткару...
-
Бүген район җитәкчелеге картлар йортында кунакта булып кайттылар
30 сентябрь көнне район җитәкчелеге Саба районы Лесхоз бистәсендә урнашкан картлар йортында булып, анда яшәүче райондашларыбызның хәлен белеп, күчтәнәч тутырылган пакетларны тапшырды. Бу хакта сез тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.
-
Казанның авыл хуҗалыгы ярминкәсендә Татарстанның белем бирү оешмалары катнашты
Бүген «Казан» агропромпаркында Татарстанның муниципаль районнары һәм белем бирү оешмалары катнашында традициягә әйләнгән авыл хуҗалыгы ярминкәсе уза. Шәһәр халкына авыл хуҗалыгы продукциясе, мәктәп укучылары һәм студентлар ясаган көнкүреш предметлары, кулинар эшләнмәләр, кул эшләре тәкъдим ителде. Ярминкәдә катнашучыларны һәм кунакларны республиканың Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек...
-
Татарстанда 100 яшь чиген узган 169 кеше бар
Татарстанда 100 яшь чиген узган 169 озын гомерле кеше яши. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Рафаил Гыйниятуллин хәбәр итте. "Республикада 100 яшь чиген узган 169 өлкән бар. Аның 18е ир-ат, 151е хатын-кыз. Иң карт...
-
«Мин әнине, энемне елатып кияүгә чыкмыйм, менә күрерсез, яшем җиткәч чыгам»
Түбәләрдән март кояшы елмаеп карый, сөңге бозлардан тамчы тама. Бу яз башы көндез күзләрне чагылдырып, кыекта кызынып ятучы мәчеләрне иркәләсә, кичкә катырып, туннарны киярлек итә дә куя. Ә шулай да рәхәт, язга чыгабыз бит. //Безнең гәҗит// Мәктәптә укулар кызып барган чак, кемнәрдер сынауга әзерләнә, ә кемнәрдер дәрестән кача. Язга таба...
-
Нюша туенда Хәния Фәрхи җырын татарча җырлаган (ВИДЕО)
Вечерний Ургант" тапшыруында Нюша күптән түгел узган туе турында сөйләде. Ул Игорь Сивовка кияүгә чыкты. Ургант тапшыруында Нюша, иренә бүләк итеп, Хәния Фәрхи җырын татарча җырлавын сөйләде Матбугат.ру
-
Хәерле шимбә иртәләре белән дусларым!!!
Бу көн барчаларыбызның да йортларына иминлек, тәннәребезгә саулык, калебләребезгә иман, балаларыбызга бәхет-тәүфикъ, авыруларга шифа, аларны тәрбия кылучыларга күркәм сабырлык, илләребезгә, авылларыбызга, мәхәлләләребезгә тынычлык, динебезгә күәт, укучыларга гыйлем, юлчыларга хәерле, хәвеф-хәтәрсез юллар, ачуланышкан дус-туганнар, күрше-күләннәр, кайнана-киленнәр арасына дуслык-татулык бүләк итсә иде. Бисмилланы әйтеп уяныгыз, Бисмилла дип күзне ачыгыз. Раббыбызга шөкерана итеп,...