Теләче Информ

4 октябрь 2017 яңалыклары

  • 4 октябрь 2017 - 13:52
    120 ел яшим дисәң… Солы белән дәвалан.
    Солы ярмасы төнәтмәсе йөрәк-кан тамырлары һәм нерв система­сына уңай йогынты ясый, организмда матдәләр алмашын яхшырта. Яңа со­лы саламыннан әзерлән­гән ваннаны ревматизм, буыннар авыртуын дәвалау өчен кулланалар. Аяклар тирләгәндә солы саламы белән имән кайрысын ку­шып ясалган кайнатмадан ванна ясыйлар. Яшел солының спиртлы төнәтмәсен хәлсезләнгәндә, акыл хезмәтеннән арыганда, неврастениядән һәм йокысызлыктан кулланалар....
    1784
    0
    0
  • 4 октябрь 2017 - 12:44
    Стенокардия өянәге
    Стенокардия - йөрәк ишемиясенең бер күренеше. Ул, атеросклероз кан «бляшка»лары булган кан юлларының кысылуы аркасында, йөрәк мускулларына кислород җитешмәүдән килеп чыга. Гадәттә, ул ирләрдә - 40, хатын-кызларда 50 яшьтән соң ешрак очрый. Артык майлы ризык яратучы, симез һәм даими утырып эшләүче яки гипертония һәм шикәр авырулы кешеләрдә була ул. Кеше...
    755
    0
    0
  • 4 октябрь 2017 - 12:40
    Нинди юрган яхшырак
    Сау кешегә көн дә бәйрәм. Медиклар мамык юрганны өнәми, дисәк, гаҗәпкә калмассызмы? Татар бит инде ул гомер-гомердән, борынгы заманнардан бирле өстенә шуны ябынып йоклаган. Махсус бизәкле я булмаса чәчәкле-чуклы корамадан тегелгән, сырган мамык юрган тәнне генә түгел, җанны да җылыткан, эшләп арыгач, изрәтеп йоклаткан лабаса. Ә табиблар аны кире кага,...
    729
    0
    0
  • 4 октябрь 2017 - 12:32
    Баланның файдасы турында
    "Исем китми читтә үскән әфлисунга, бананга, ачы булса да гашыйк мин миләш белән баланга", - дип юкка гына җырламыйлардыр. Күпләребез чит илдә яшәү тәмен белми, шулай да үзебездә үскән нигъмәтләрне татып яшәүнең зур бәхет икәнлегенә адым саен инанасың. Салкын көз җиткәч, урманнан яки бакчадан кәрзин-кәрзин балан алып кайтучыларны еш очратабыз....
    2228
    0
    0
  • 4 октябрь 2017 - 12:25
    Татарстанда кесәсенә 100 мең сум акча кыстырган 88 яшьлек әби балконнан җәймә буенча төшмәкче булган
    Гомер көзе һәр кешегә төрлечә килә. Кемдер чит кеше ярдәменә мохтаҗ булмыйча үз көнен үзе күрә, ә кемдер ярдәмнән башка тормышының бер мизгелен дә уздыра алмый. Бик еш өлкәннәрне куркыныч уйлар били. Туганнарына йөк буласы килмәү теләге белән ялгыш адымнар ясаганнарның да саны бихисап, дип яза Әлмәт таңнары. Минзәләдә туганы...
    642
    0
    0
  • 4 октябрь 2017 - 12:23
    Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла.
    Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.Өлкән кешеләр - безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез. 2 нче октябрь көнне Теләче үзәк китапханәсенең уку залында район мәдәният йорты хезмәткәрләре,...
    311
    0
    0
  • 4 октябрь 2017 - 12:19
    Бу хәл турында Андрей Малаховка шалтыраттым: “ДНК ясатырга кирәк, – диделәр. – Аның кызы тү­гелдер”
    Аны мин белгән шактый хатын-кыз - Саимә апа Ибраһимова, Венера апа Ихсанова, Әлмира апа Әдиятуллина, Роза Туфитуллова, Сәйдә Зыялы, Рәсимә Сибгатуллина, Роза Заһидуллина (ТКИ редакторы), Фәридә Гәрәева - барысы да ярата иде. Әле бит без белмәгәннәре күпмедер. Белгәннәре кайсы язучы, кайсы мөхәррир, кайсы журналист, коллега, сабакташ, иҗатны, талантны аңлый, зурлый,...
    802
    0
    0
  • 4 октябрь 2017 - 12:04
    Теләче 2нче номерлы балалар бакчасында бөтен Рәсәй күләмендә уздырылучы экологик өмә кысаларында өмә уздырылды.
    Экологик өмәдә балалар бакчасының барлык хезмәткәрләре һәм зур төркемнәргә йөрүче балалар катнашты. Алар тырышлыгы белән, аз дәрәҗәдә булса да, Теләче авылы җирлегенең экологик халәтен яхшыртуга юнәлдерелгән эшләр башкарылды. Хезмәткәрләр балалар белән берлектә бакча тирәсен чүп-чардан чистарттылар һәм агачлар утырттылар. Фарида ХАСАНШИНА
    320
    0
    0
  • 4 октябрь 2017 - 11:54
    Лесной балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләре, юл билгеләре даими план нигезендә өйрәнелеп бара.
    Бүген балаларга тәрбияче "Юл билгеләре" турында сөйләде һәм "Юл билгеләре" шәһәренә сәяхәткә алып барды. Сәяхәттә балалар белемнәрен ныгытты. Балалар бакчада уздырылган бәйгеләрдә бик тырышып катнашалар. Бу бәйгеләрдә алар югалып калмый. Светофорга карап дөрес итеп юл аркылы чыгалар, юл билгеләрен яхшы беләләр. Һәр бала юл йөрүнең куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш....
    551
    0
    0
  • 4 октябрь 2017 - 11:36
    Казанда полиция хезмәткәрләре кыйммәтле өч җиңел машина урлаган каракларны тоткарлаган
    Казанда полиция хезмәткәрләре машина урлаган ике каракны тоткарлаган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Полициягә гариза белән урланган машина хуҗалары мөрәҗәгать иткән. Аларның берсе 3 миллион сумлык "Порше Панамера" машинасын таныш булмаган кешенең прокатка алуын хәбәр иткән. Ул машинаны икенче көнне кайтарырга тиеш була. Шуның өстенә,...
    589
    0
    0
  • 4 октябрь 2017 - 11:32
    Йөкле ханымга һөҗүм иткән җинаятьчене кан эзеннән барып тотканнар
    Гадәттән тыш хәл Чаллының ГЭС бистәсендәге ял паркында килеп чыга. Монда кичке сәгать 8 дә яшь йөкле ханым саф һавага чыккан була. Бу хакта "Челнинские известия" газетасы яза. Көтмәгәндә аңа арттан исерек ир ташлана һәм җиргә ега. Бәхеткә каршы, ханымга зыян килми, ләкин ир-ат аның сумкасын урлый, анда акча һәм...
    603
    0
    0
  • 4 октябрь 2017 - 10:53
    Бүген район мәдәният йортында укытучылар көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды.
    Бүген район мәдәният йортында укытучылар көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды. Хезмәттә уңышка ирешкән мөгалимнәр сәхнә түрендә тәбрикләнде. Аларга җылы теләкләрен Теләче муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов җиткерде.Бәйрәм чарасы Салават Миңнеханов белән Гүзәлемнең җырлары белән үрелеп барды.
    322
    0
    0
  • 4 октябрь 2017 - 10:50
    26 сентябрь - 1 октябрь көннәренә Теләче районы өчен ПОЛИЦИЯ КӨНДӘЛЕГЕ
    26 сентябрь көнне М7 "Волга" юлының 900нчы чакрымында фургонлы автомобиль һәм "Ниссан" машинасы катнашында юл-транспорт һәлакәте була. Зыян күрүчеләр бар. Административ беркетмә төзелә. Шул ук көнне Теләченең Белова урамында "Фредлайнер" машинасы юлдагы каршылыкка бәрелә. Зыян күрүчеләр бар. Административ беркетмә төзелә. 28 сентябрь көнне ГЛОНАСС+112 системасы аша Шармышта яшәүче хатын-кыздан тормыш...
    285
    0
    0
  • 4 октябрь 2017 - 10:06
    Бүген Алан авылында яшәүче тыл ветераны Нуркамал әби Карибулла кызы өендә 90 яшьлек юбилее уңаеннан кунаклар кабул итте.
    Район башлыгы Илдус Зарипов тыл хезмәтчәнен туган көне белән котлап, Россия Президенты Владимир Путинның котлауларын ирештерде һәм бүләкләрен тапшырды, Муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Илдар Мөбинов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы Артём Галиев, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова, Алан авыл җирлеге башлыгы...
    352
    0
    0
  • 4 октябрь 2017 - 06:03
    Бүген төнлә һәм көндез урыны белән юеш кар көтелә.
    4 октябрьдә Казанда синоптиклар явым-төшемсез аязучан болытлы һава булуын фаразлыйлар. 4 октябрьдә төнлә Казанда төньяк-көнбатыштан салмак җил көтелә. Һава температурасы +1-3 градус тәшкил итәчәк. Көндез җил көнбатыштан, температура +7-9 градус булачак. Татарстан буенча аязучан болытлы һава булачак. Төнлә һәм иртән кыска вакытлы яңгыр, юеш кар явачак, көндез явым-төшем күзәтелми. Көнбатыштан,...
    694
    0
    0
Реклама