Тутчалар семьялыгыннан аз тармаклы, юан, сөтчел сыекчалы ботаклы куак яки зур булмаган агач. Яфраклары алмаш торышлы, түгәрәгрәк, өч-җиде калаклы, озынлыкка - 15 см га, киңлеккә 12 см га кадәр, өстән куе яшел, кытыршырак, астан соргылт-яшел, йонлач, озын юан саплы. Чәчәкләре груша формасындагы кабарынкы, итләч төркемнәргә җыелганнар.Үсемлек ике өйле. Ата чәчәк...