Теләче Информ

22 октябрь 2017 яңалыклары

  • 22 октябрь 2017 - 17:57
    Йоклый белеп, йокларга кирәк
    Хөрмәтле «Ахирәт»! «Шәһри Казан»да дөнья күргән «Бәхет тынычлыкны ярата» дигән язмада хатын-кызга көненә 8-10 сәгать йокларга кирәк дип язган идегез. Авыл җирендә аның кадәр йоклап ятсаң, тормыш туктала шул. Минем үземнең көненә хәтта 4-5 сәгать кенә йоклаган көннәрем дә була. Гадәттә, кичке унда ятам, иртәнге өчтә яки дүрттә торам. Әмма...
    833
    0
    0
  • 22 октябрь 2017 - 17:51
    "Ак Барс" хоккейчылары Казанда "Металлург" командасын отты
    Казанның "Ак Барс" хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионаты кысаларында Магнитогорскиның "Металлург" командасыннан өстен чыкты. "Татнефть Арена" боз сараенда узган әлеге матч Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләре файдасына 4:0 (1:0, 1:0, 2:0) исәбенә төгәлләнде. Боз хуҗаларыннан алкаларны Иржи Секач (20 нче һәм 56 нчы минутлар), Владимир Ткачев (27 нче минут) һәм Никита...
    822
    0
    0
  • 22 октябрь 2017 - 17:48
    «Әгәр болай елый торган булсаң, күзләрең кысыла, борының үсә, авызың җәелә» [булган хәл]
    Кем ничектер, мин балаларның елаганын сабыр гына карап тора алмыйм. Күкрәк баласы елый икән, ул йә ач, йә асты юеш дигән сүз. Зуррак бала үрсәләнеп еласа, аның берәр җире авырта. Дөрес, арада «кара елак» балалар да була. Аларның нигә елаганнарын төгәл белеп тә булмый. Ул ач булса да елый, тук...
    1494
    0
    0
  • 22 октябрь 2017 - 12:26
    Кукмара районында ике машина бәрелешеп, ике кеше зыян күргән
    Кукмара районында ике машина бәрелешеп, ике кеше зыян күргән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Кичә кич бердәм 112 экстрен хезмәтенә Кукмара - Мамадыш юлының 10нчы километрында Люга авылы янында "Фиат" һәм 14нче модельле "Лада" автомобильләренең маңгайга маңгай бәрелешүләре...
    1629
    0
    0
  • 22 октябрь 2017 - 12:20
    Ертык ЗАГС кәгазе һәм сүрелмәс сөю (Булган хәл)
    Әминә - ятимә кыз, ул үзен дөньяга китерүче кадерле кешеләрен бөтенләй хәтерләми. Авыр еллар, зур көрәшләр аны әтисез дә, әнисез дә калдырган. Ләкин игелекле бәндәләр, авылдашлары, үзләре дә ярымач булуга карамастан, ятимә кызны кайгыртканнар. Ул үзе дә бик тырыш булган: керен дә, идәнен дә юган, урагын да урган, бала да...
    886
    0
    0
  • 22 октябрь 2017 - 11:05
    Видео: Чистай районында булган юл-транспорт һәлакәтеннән
    Татарстанда Чистай районында булган юл-транспорт һәлакәтенең видеосы пәйда булды. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итә. Искәртеп үтик, "Татар-информ" Александровка бистәсе янында Удмуртия номерлары белән булган "Сетра" туристик автобусы юл кырыена төшеп киткәнлеген хәбәр иткән иде. Автобуста туристлар Самарадан Сарапулга кайта торган булган. Юл-транспорт һәлакәте аркасында 12 кеше хастаханәгә озатылган....
    1598
    0
    0
  • 22 октябрь 2017 - 06:56
    ГАЙБӘТ ТҮГЕЛ – ГЫЙБРӘТ
    Бер көнне ишектә кыңгырау шылтырады. Кызым килергә тиеш иде. Сорап тормадым, бардым да ачтым. Күрәм: анда таныш түгел урта яшьләрдәге бер хатын басып тора. «Минзифа апа, кертәсеңме?» - диде ул, күптәнге танышым кебек. Мин бераз аптырабрак калдым, чөнки кем белә бит бу тормышта кемнең кем икәнен. Минем уйларымны ул да...
    986
    0
    0
  • 22 октябрь 2017 - 06:49
    Татарстанда тагын автобус һәлакәте. 8 кеше зыян күргән (ФОТО).
    В Чистопольском районе автобус с туристами вылетел в кювет, сообщили ИА «Татар-информ» в пресс-службе ГУ МЧС России по РТ. Сообщение об аварии поступило на единый номер вызова экстренных служб 112 в 22.47 в субботу, 21 октября. Как выяснилось, неподалеку от поселка Александровка водитель не справился с управлением и автобус «Сетра»...
    1634
    0
    0
  • 22 октябрь 2017 - 06:42
    ТҮБӘН КАМАДА ЯШЬ ЕГЕТ ЙӨРГӘН КЫЗЫНЫҢ КҮЗ АЛДЫНДА ҺӘЛАК БУЛГАН
    Түбән Камада яшь егет күп катлы йорт тәрәзеннән сикереп һәлак булган. Бу хакта НТР 24 телеканалы сайты яза. NTR-24.RU хәбәр иткәнчә, егет мизгел эчендә һәлак була. Фаҗига 19 октябрь көнне кич, Южная урамындагы 2 нче йортта килеп чыга. Шаһитләр сүзләре буенча, 21 яшьлек егет бу адымны үзенең сөйгән кызының күз...
    847
    0
    0
Реклама