Туган як көзе
Бушап калган кырлар, басулар,
Бар җиһанны моңсу төс сарган.
Җирдә хәзер көз хакимлек итә,
Төннәр озын, көннәр кыскарган.
Кем яратмый икән шушы көзне;
Кешеләрме, җәнлек, кошлармы?
Туган якның көзе генә түгел,
Җанга якын салкын кышлары.
Җылы көннәр инде ерагайды,
Алыштырды салкын яңгырлар.
Һаваларда очкан кошларның да,
Тавышлары...